Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Динсез елларда – чиркәү янында

Зәй районы укытучылары август конференциясенә җыелгач, истәлек өчен фотога төшкәннәр.

Бу фото, язуыннан ук күренгәнчә, 1953 елны Зәй районы укытучылары август конференциясенә җыелгач төшереп алынган. Арткы планда – чиркәү. Динсез совет заманында район укытучылары чиркәү янында ничек фотога төшкәннәрдер дә, соңыннан кем дә буса аңа игътибар иттеме-юкмы икән, анысының инде хәзер әһәмияте юк. Иң мөһиме, фотода, ярым җимерек хәлдә булса да, чиркәү үзе күренә.

Иске Зәйдәгеул Богоявление господня храмы 140 еллык тарихка ия. “Аның түбәсен җимергәннәр, стеналары гына тора. Өмә ясап, чиркәүне чистарттык, бина эченнән бик күп төзелеш материалы түктек. Аның проекты да сакланган, диләр. Шулай ук, 1953 елгы конференциядә укытучыларның шул чиркәү янында төшкән фотосы да бар. Ул Зәй шәһәрендәге туган як музеенда саклана”, – дип безнең редакциягә Зәй районы керәшеннәре җәмгыятеннән Валентин Атласов хәбәр иткән иде.

Шулай ук, ул хәзерге вакытта 120ләп кеше яши торган Керәшен Мәлеме авылындагы Покров Пресвятой Богоридицы чиркәве турында да сөйләде. Бу храм, авылның янган агач чиркәве урынында, 1898 елда төзелгән. Илдә совет власте урнашып, дингә каршы көрәш җәелдерелгәч, 1935 елда ябылган. Шул чагында аның иконаларын, югалмасын өчен, кешеләргә таратканнар (кем белә, бәлки ул иконаларны яңартылган чиркәүгә китереп бирүчеләр дә булыр)... Хәзергә кадәр чиркәүнең иконастасы сакланып калган.

Шул чиркәүнең, су үтмәслек итеп түбәләрен яхшылап ябып, чистартып-юып куйганнар. Төзекләндерелгән чиркәүдә быел 9 июльдә беренче мәртәбә келәү уздырылган. Башта владыка Мефодий келәүне үзе үткәргән. Керәшен Мәлеме чиркәвендә әледән-әле була торган келәүләрне Сарман округы благочинные протоиерей Александр Расторгуев уздыруын да әйтте Валентин Атласов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев