80 елга якын вакыт узса да...
Олыгая-олыгая, тормыш юлындагы бик күп вакыйгалар тоныклана, хәтер тузанына күмелә. Әмма кеше ничә яшькә генә җитсә дә, күңелдән җуелмый торган мизгелләре, еллары була гомернең. Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында яшәүче Марина Никитина өчен андый хатирәләр яу кырында ятып калган әтисе белән бәйле.
Онытылмас еллар
Бу язда үзенең 95 яшен тутырган Марина түтинең хәзерге тормышы турында сөйләшербез дип барган идек. Әмма сүз йомгагы гел бер тирәдә тәгәрәде – әтисе Михаил, аны сугышка озатулары, кара кайгылы хәбәр алган вакытлары...
Юлда чакта ук Михаил Семенов турында шактый мәгълүмат ишетеп өлгердек. Чөнки юлдашыбыз, Керәшен Сәрдәсе авыл җирлеге башлыгы Николай Морозовка Марина түти туган тиешле булып чыкты – әтисе Василийның бертуганы. Шуңа күрә аның Михаил бабасы турында сөйләгәннәрен хәтергә салып бардык. Заманында “кара кәгазе” килсә дә, сугышчы Михаил Семеновның кайда җирләнгәне билгеле булмаган.
“Бабай 1899 елгы. Без аны Морозов дип эзләдек. Беренче фамилиябез Семенов булган. Авылда бу фамилияле кешеләр күп булгач, Михаил бабай Морозов фамилиясенә күчкән. Ә сугышка үзенең беренче Семенов фамилиясе белән язылып киткән. Разведка группасына эләккәч, әллә гаиләсенең кайда торганын күрсәтмәс өчен махсус шулай эшләдеме икән дип тә уйлыйбыз хәзер”, – дип сөйләде батыр сугышчының оныгы. Марина түти чыгып ук каршы алды. Кызлары Евдокия һәм Ленаның да Казаннан кайткан чаклары иде.
“Болында печән теткәли идек. “Сугыш башланган”, дигән тавыш ишетелде. Әти колхозда кладовщик иде, көз көне алып киттеләр. Аңа 46 яшь иде. Майның 15ендә туган малайның бишегенә башын тыгып, аны үпте. Ике малай сәке өстендә булганнардыр инде, әти аларны һәм ике игез кызны да үпте. “Кызым, сиңа бик авыр булачак”, – диде әти мине кочаклап. Әниебез Екатерина аны озатырга китте, – дип хәтер йомагагын сүтә Марина түти. – Башта, 1943 елның 20 январенда әтинең үлгәнлегенә язу килде. Ә аңа кадәр, 16сында “тагын керәбез”, дип хат язган булган. Мартның 27сендә әтинең “Кызыл Байрак” ордены алганлыкка язуын китерделәр. “Исән икән”, дип сөенештек. Хәрби комиссариаттагылар бүләкләнү һәм үлеме турындагы ул язуларны соратып алдылар. Әни мине җибәрде. Алты балага 75 сум пособие ала идек, тагын 25 сум өстәлде. “Язуларны калдырсаң арта, калдырмасаң артмый”, дигәч, биреп киттем. Байтак еллар үткәч, хәрби комиссариатка бардым. Ул язуларны таба алмадылар. Әти 1942 елның 17 декабрендә “Батырлык өчен” медале белән дә бүләкләнгән була”.
Әтисе фронтка киткәндә 14 яшендә булган Маринага үзеннән кече биш баланы да карарга туры килә. Дүрт класс кына тәмамлап өлгергән кыз уку турында уйлый да алмый. Ул урманда агач кисеп тә йөри, колхоз сарыкларын да карый. Ферма мөдире дә була. Колхозлар берләшкәч, бригадир ярдәмчесе булып эшли. Ничә елга бер мәртәбә ялга чыгаргач та, тынгы бирмиләр, кибетче булырга кыстыйлар. Бу вакытка инде өч бертуганын башлы-күзле итеп өлгергән була ул. Йөри торгач, төпчек энесе Микулайга Казан шәһәренә төзелешкә китү өчен язу да юллап бирә. 34 яшенә якынлашып килүче Марина кияүгә чыкса да, һаман да кибетне алырга кушып үгетлиләр. Өйдәгеләре белән киңәшләшә ул.
Ире Федор Никитинның карт атасы: “Кермә, берәү дә сыер сатмыйча чыкмый аннан”, – дип икеләнүләргә чик куя. Ире Федор белән алар дүрт бала үстерәләр: Григорий белән Иваннары Питрәчтә яши, ә Дуся белән Леналары – Казанда. Барысының да үз гаиләләре, балалары, оныклары...
“Алты бала идек, хәзер икәү генә калдык. Әлмәттә яшәүче Найдый да, мин генә. Балаларым әйбәтләр, гел кайтып, бар эшемне карап торалар”, – дип, бүгенге тыныч һәм мул тормышка шатланып яши Марина түти.
Батыр сугышчы каберен юллап
Өлкән сержант Михаил Семеновның исеме 2021 елны мәңгеләштерелгән – Белград өлкәсенең Ровеньки поселогындагы туганнар каберлегенә куелган мемориаль плитәгә язылган. Анда Михаил Матвеевичның исеме белән бергә, Ровеньский районының Түбән Серебрянка авылында 1943 елның 20 январенда фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелгән башка совет сугышчыларының да исем-фамилияләре өстәлгән.
“Үлгәнлеген, Белград өлкәсендә җирләнгәнен белә идек. Хәрби архивта эзли торгач, 2000 елда бабайның кайда күмелгәнен ачыкладык. Фамилияләр төрле булгач, суд аша, аның әтиебез Василийның атасы икәнен расларга туры килде. Серебрянка авылы халкы бабайлар батырлыгын хәзер дә хәтерли. Китапханәдә дә, мәктәпләрендә дә махсус почмак ясап куйганнар. Анда разведчик бабайның һәм аның иптәшләренең батырлыгы турында материаллар бар. Беренче баруыбызда, очрашуга мәктәптә укучы 48 бала һәм укытучылары килде. “Потомки нашего героя”, – дип, балалар безгә сокланып карадылар. Серебрянка авылында сугыш чоры балалары да бар иде. Ике өлкән кеше безнең бабайны ничек җәзалаганнарын сөйләде. Берсенең абыйсы бабайны күмүдә катнашкан. Сөйләүченең үзенә ул чакта 2-3 яшь була. Шул абыйсы сөйләгәннән генә хәтерли. Икенчесе дә үзенең апасы сөйләве буенча белә.
Түбән Серебрянка авылына Михаил Семенов үз кул астындагы җиде разведчик белән килеп керә. ССта хезмәт итүчеләр аларны немецларга саталар. Өчесен атып үтерәләр, дүртесен җәзалыйлар. “Аларны шунда җәзалаганнар”, – дип иң кырый йортны күрсәттеләр”, – дип сөйләде оныгы Николай Морозов.
Авыл музеенда аларга сугыш чорында чыккан газетаны күрсәткәннәр. Анда Семеновларга багышланган мәкалә дә булган. Аларны ничек җәзалаганнарына кадәр язылган. Җәзалаганнан соң, кичтән чыгарып ыргытканнар, алар яраларыннан һәм туңып үлгәннәр. Авыл халкы совет солдатларын күмәргә теләгән. Рөхсәт бирмәгәннәр, автоматтан атып, гәүдәләре янына китермәгәннәр. Икенче көнне, аларны җәзалаган йорт каршындагы кырда күмгәннәр.
1952 елда солдатларның сөякләрен ул урыннан алып, чиркәү янына күчергәннәр. Күбесен жетон буенча тапканнар, ә разведчиклар киемсез, шәрә килеш күмелгәч, аларның исем-фамилияләре күрсәтелмичә калган. Соңыннан Ровеньки поселогына алып барып, туганнар каберлегенә күмәләр. Исемлек языла. Михаил Семеновның һәм аның белән бергә үлгән сугышчыларның исем-фамилияләре урын алмаган була. Оныгы Николай тырышлыгы белән, аларның да фамилияләре өстәлә.
“Бу безнең күңелне тынычландырмады. Максатыбыз – бабайның сөякләрен табып, үзебезнең Керәшен Сәрдәсенә алып кайтып җирләү. Сөйләшенгән эзтабарлар да бар. Якынча кай тирәдә ятканын да беләбез. Ровеньки хәрби комиссариатыннан казу эше алып барырга рөхсәт тә алынган. Укринада соңгы вакытта барган хәлләргә бәйле рәвештә, бу эш тукталып тора әле”, – ди батыр сугышчының булдыклы һәм, иң мөһиме, бабасы Михаилның батырлыгын хәтерендә саклаучы, аның белән горурланучы оныгы Николай Морозов.
“Наградной лист”
350нче укчы дивизия карамагындагы 1176нчы укчы полкның 6нчы отделение командиры, 1943 елның 20 январенда фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелгән өлкән сержант Михаил Семеновка тутырылган “Наградной лист”та, рәсми коры тел белән, аның батырлыгы турында сөйләнә.
1941 елның 12 ноябреннән сугышта булган Михаил Семеновны Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим итү уңаеннан тутырылган “Наградной лист”та түбәндәгеләр язылган: “Ватан азатлыгы өчен барган сугышта, Түбән Серебрянка авылына һөҗүм вакытында, үз-үзен аямыйча, фидакарьлек күрсәтте. Взводның уң флангындагы үз отделениесе белән оста идарә итте. Көч ягыннан өстен булган дошманга каршы үз сугышчыларын атакага күтәрде. Каршы як контр атакага күчкәч, кул сугышына ташланып, ике йорттан дошманны бәреп чыгарды. Әмма үзе каты яраланып, әсирлеккә төшә.
Дошман сорау алганда Семенов җавап бирүдән баш тарта һәм, каты җәзага дучар ителә: тәненең яралы төшен ачып, сугалар, бик каты кыйныйлар. Шул чагында да ул бер сүз дә әйтми. Фашистлар аның телен кисәләр һәм, ялангач килеш, чатнама суыкта тышка чыгарып ыргыталар”.
Бу батырлыгы өчен, үлгәннән соң, Михаил Семенов Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән булса да, армия хәрби советы аны 1943 елның мартында “Кызыл Байрак” ордены белән бүләкли.
Шул ук “Нагродной лист”- ның өске почмагына, карандаш белән, Михаил Семеновның Ленин ордены белән бүләкләнүе турында да мәгълүмат бар. Әмма әлегә кадәр аның рәсми кәгазен якыннары юллап таба алмаганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев