Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәйдә "Керәшеннәр җыру әйтә" концерт-фестивале узды

21 январь көнне Зәйнең "Энергетик" Мәдәният сараенда Татарстанның халык артисты, композитор, башкаручы, Чаллы керәшен җәмгыяте җитәкчесе Виталий Агапов җитәкчелегендәге "Керәшеннәр җыру әйтә" концерт-фестивале аншлаг белән үтте.

Әлеге фестиваль тәүге мәртәбә 2011 елда Чаллыда старт алып, һәр елны уздырылып киленә. Ә менә Зәй шәһәрендә ул беренче мәртәбә үтте.

Бу кичтә бөтен республикадан җыелган керәшен җырчылары бер сәхнәдә чыгыш ясады. Концертта Сарсаз-Баграж авылыннан "Сандугач" керәшен балалар ансамбленнән алып, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев, Татарстанның атказанган артисты Оксана Дмитриева, элек Зәйдә шактый еллар хезмәт куеп, бүгенге көндә Алабуга мәдәният көллияте укытучысы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Людмила Гатауллина һәм башка бик күп танылган сәнгатькарләр, шулай ук әле сәхнәдә беренче адымнарын ясаучы артистлар да бар иде. Фестиваль-концерт халыклар арасында дуслык-татулыкны тагын да ныгытуга мәдхия җырлау чарасы булуны раслады.

Николай Шамионов, "Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев