Зәйдә "Җирле хәтер мемориаллары" акциясе үткәрелә
Быел Сарсаз-Багражда илгә Бөек Җиңү алып кайткан якташларга багышлынган мемориаль комплекс ачылды
Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү көнне Сарсаз-Баграж авылында Бөек Ватан сугышы каһарманнарына багышланган мемориаль комплекс ачылган иде. Яңа төзелгән мемориаль комплекс каһарман якташларыбызга багышлап булдырылган һәм ел әйләнә биредә төрле патриотик чаралар үтә.
Шундый эчтәлекле чара яшьләр эшләре идарәсе, ветераннар оешмалары, «Яшь армиячеләр» җирле штабы белән берлектә узды. Сарсаз-Баграж авылында хезмәт һәм хәрби хезмәт ветераннары, сугышчы-интернационалистлар, яшь армиячеләр булдылар.
Әлеге иҗтимагый оешмалар балалар һәм яшьләр өчен районның истәлекле урыннарында тематик очрашулар, авыл җирлекләренә экскурсияләр үткәрәләр, авыллардагы мемориаллар һәм һәйкәлләрнең тарихы, Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар, «Онытылган сугыш» Беренче бөтендөнья сугышы геройлары турында сөйлиләр.
Фотолар яшьләр эшләре идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев