Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зоя Тимашева-Мазитова: "Керәшен доньясы белән кызыксынып яшим!"

Узган Эт елы нәрсәсе белән исегездә калды? Яңа Дуңгыз елыннан ниләр көтәсез? Бу сорауларга хезмәт ветераны Зоя Тимашева-Мазитова җавап бирде

Зоя  ТИМАШЕВА - МАЗИТОВА , Башкортстан Республикасы, Октябрьск шәһәре, хезмәт ветераны, лаеклы  ялда:

– Эт елы нәрсәсе белән истә калдымы? Беренчедән,  республикабызда җитәкчелек алышынды.  Башкортстанның башлыгы Радий Хәбировка зур өметләр баглыйбыз. Аннан соң, пенсия реформасы үзгәрү дә халык күңелендә озакка калыр. Шәхси тормышыбызга  килгәндә, зур куанычыбыз да булды – улыбыз Марсель, ике этажлы зур, матур йорт житкереп, гаиләсе  белән шунда күчте.

Мин  үзем,  ерактарак  булсам  да,  гел  дә  керәшен  дөньясы белән кызыксынып яшим. Быелгы үзгәрешләр сөендерде. Казанда керәшеннәрнең үз иҗат йорты  булдырылды. Шул уңайдан, барлык керәшен карендәшләребезне котлыйм!

“Туганайлар”  газетасыннан  яңалыклар  белән  танышып торам. Газета бик тә ошый, форсаттан файдаланып, барлык редакция хезмәткәрләренә зур рәхмәтемне белдерәм һәм Яна елда иҗатларында зур уңышлар телим!

Эт, үзенең миссиясен үтәп, тарих битләренә күчеп  бара. Дуңгыз елына теләкләрем шул: илебезгә тынычлык, иминлек, барчабызга тазалык, саулык, кайгы-хәсрәтсез гомерләр китерсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев