Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зинаида Данилова яраткан шөгыленнән тәм таба

Кайбыч районының Соравыл авыл кызы Зинаида Данилованың яраткан шөгыле – бәйләү

Ул 1949 елда Никита һәм Анна Михайловларның алтынчы баласы булып дөньяга килгән. 1966 елда мәктәпне тәмамлый. Институтта укып, математика укытучысы белгечлеген үзләштерә. Әлеге профессия буенча бер генә ел эшли дә, кияүгә чыга. Ун ел моторлар төзу заводында программист була, аннары хезмәтен Союзпечать бүлегенең, хисаплау үзәге элемтәсендә дәвам итә. 24 ел буена әйдәп баручы белгеч. 2005 елдан пенсиядә. “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале белән бүләкләнә.

“Өч бала үстердек – ике кыз, бер малай. Балаларым барысы да югары белемле, матур гына тормыш алып баралар. Тугыз оныгым бар. Әле яңарак кына нәни оныкчыгым да туды. Мин хәзер “карт әби” булдым. Кадер-хөрмәттә яшим, кунактан-кунакка гына йөртәләр. Үземне бик бәхетле хис итәм. Яраткан шөгылем – бәйләү. Йонны да үзем эрлим. Шуннан күңелемә рәхәтлек алам. Туганнарга, дусларга бәйләгән әйберләремне бүләк итәргә яратам”, – диде Зинаида Никитична.

Күп еллар үтүгә карамастан, классташлары, курсташлары белән гел аралашып яши ул. Керәшен бәйрәмнәрендә, йолаларында катнаша. Җырчы Җәкәү йортында булган һәр чарага йөри.

Бәйләүгә осталыгы яшьтән үк килә. Бүгенге көндә дә шуннан тәм табып яши. Үзенең күз нурларын түгеп бәйләгән шәлләре, башмаклары, оекбашлары, мунчалалары белән балаларын, таныш-белешләрен һәрдаим сөендереп тора. Кыскасы, Зинаида түтинең кул эшләре яратып, оста итеп, бар күңелен биреп башкарылганы ачык күренә һәм бик сокландыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец БИК матур