Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зарарсыз кер порошогы ясыйбыз

Кешенең сәламәтлегенә кигән киеме ничек һәм нинди химикатлар белән юылган булуы да тәэсир итә. Кер порошогының зарарсызын үзебез ясап карыйк әле.

Порошок ясау өчен кирәк булачак: 1 литр чиста су, 100 грамм табигый сабын вагы (кыргыч аша чыгарабыз), 90 грамм кальцийлы сода, исе күңелегезгә ошаган эфир мае өстәргә дә ярый. 

Кайнап торган суда, болгата-болгата, сабын вагын эретәбез, сода өстәп, шул эреп беткәнче болгатабыз. Суынганда, ул гельгә охшап куера. Суынып җиткәч, эфир мае салып, миксер ярдәмендә яхшылап болгатабыз. Пыяла савытта саклыйбыз. Һәр кулланыр алдыннан яхшылап болгатабыз.

Мондый гельне, 2-3 аш калагы исәбеннән, кер юу машинасы барабанына салабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев