Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Юрий Павлов кино төшерә башлаган

Түбән Кама татар дәүләт драма театры артисты балалар театрында да төп мастер-педагог

Түбән Кама татар дәүләт драма театры артисты Юрий Павлов "Туганайлар" корреспондентына яңа елны нинди уй-хыяллар белән каршы алуы турында сөйләде:

–  Бу ел, Россиядә һәм Татарстанда театр елы буларак, тарихка кереп калыр. Түбән Кама театрында уникенче сезонымны  уйнаганлыктан, бу минем өчен дә зур әһәмияткә ия.  Тормышны театр белән бәйләгәч, режиссура өлкәсендә дә үземне сынап карарга туры килә... 2019 елны зур яңалыклар белән үтте димәс идем. Петербургта гастрольләрдә булдык, спектакльләр белән Казанны урап кайттык. Гаиләм белән Кырымда ял иттек... Быел үзебезнең театрыбыз карамагында “Бишегем”
балалар театры оештырдык. 40лап бала җыйдык. Мин, төп мастер-педагог буларак, аларга актер осталыгын, сәхнә телен өйрәтәм, гримм дәресләре бирәм һәм башкалар. Киләсе елда Җиңүнең 75 еллыгын  билгеләп  үтәбез бит, бу уңайдан, театрыбызда сәхнәләштерелгән “Ә таңнар гүзәл тынлыкта иде” (Борис Васильев. “А зори здес тихие”)  спектаклендә  старшина Федот Васковны  уйнавымны әйтим. Тамашачы аны яхшы кабул итте... Бар хыялым – халык карый торган кино төшерү. Кыска метражлы фильм төшерә башладым – әкрен генә, шыпырт кына. Нәрсә турында икәнен алдан кычкырып йөрмим, әзер булгач, халык үзе күрер. 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев