Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Юкәчеләр могҗизага ышана. Авылда Рождество келәве узды

Рождествоны данлап, Мамадыш районының Юкәче авылы чиркәвендә дә бәйрәм келәве булды

Могҗиза булды, могҗиза!.. Ике көн дулаган буран, ниһаять, Рождествога тынды. Нәкъ әкияттәгечә - күк йөзе ачылды, җир җем-җем энҗе бөртекләре белән капланды. Кояш та гадәттәгедән үзгә, түгәрәк түгел, ә шәм кебек  төз булып баеды. Галәм, зур бер дулкынлану белән, Йолдыз кабынганын – Аның тууын көтте. Менә шушы инде ул Рождество салкыннары! Кемнәрдер, башта могҗиза булсын, аннары ышанырмын, диләр. Иң элек ышанырга кирәк. Ышану белән генә могҗиза туа!.. 
Рождествоны данлап, 6 январь кичендә Мамадыш районының Юкәче авылы чиркәвендә дә бәйрәм келәве  булды. Ару сүзләр – иманнар тыңлармын, берочтан эшнең дә койрыгын тотып кайтырмын, дип, мин дә Юкәчегә юнәлдем. Без килеп җиткәндә авылның уртасында урнашкан Казан Изге Аңа иконасы исемен йөрткән мәһабәт храм прихожаннарын келәүгә чакыра иде. Авыл чаң авазында тирбәлә иде. Иман йорты якты, җылы, шәм исе бөркелә. Рәхәт. 
Чиркәудә халык күп. Келәүгә күрше авыллардан да, хәтта, Мамадышның үзеннән дә карендәшләр килгән иде. Юкәче тирә-як авылларның дини бер үзәге икән дигән фикер дә әйтәсем килә. Моның шулай икәнен, авылдашлар белән аралашып аңладым. Денле һәм динле халык биредә. Бер-берсенә хөрмәт белән караучы һәм могҗизага ышанучылар. Гаиләләре белән килүчеләр дә шактый. Ә иң сөендергәне – сабый балаларның да күп булуы. Әле бер генә чиркәүдә дә аның кадәр бала күргәнем юк иде. Әти-әниләре, әби-бабайлары белән килгәннәр. Олылар сабыйларга аңлата, күрсәтә, ышандыра… Чыннан да, тәрбия гаиләдән башлана! 
«Бездә службалар һәр атнада була. Чиркәүгә йөрүче белән йөрмәүче аерылып тора бит ул. Храмда нишләргә белми, аптырап калучылар да бар. Аллага шөкер, безнең авылда халык иманга тартыла. Шулай итеп күңелләребезне агартабыз»,- дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы Валерий Шрыков.
Келәүне төнге 3кә кадәр Юкәче авылы батюшкасы алып барды, матушка иман җырыуларын башкарды. Рождество келәвенә Мамадыш район башлыгы Анатолий Иванов та килгән иде. 
Бүген, 7 январь көнне иртән авылда бала-чагалар славут әйтергә чыккан. Монысы да элеккеге традициябез, ди авылдашлар. Шулай ук бүген, Юкәче авылында инде традициягә әверелгән, Рождество Ёлкасы да уза. Алдагы елларда бәйрәм Ходаебыз Иисус Христосның тууын сәхнәләштергән сценарий белән үрелеп барган. Быел Рождество Ёлкасына карендәшебез, Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров чакырулы. Чыршы янында авылның бар сабыена бүләкләр дә өләшәләр икән. Юкәчегә Рождествога күп итеп туганнар кайта, кунаклар төшә.

Әй, Христос Аллабыз! Синең тууың белән дөнҗага белем җактысы җәшнәгән! Бу җиһан һаман да Синең Сүзеңә ышанып тора! Шөкер, Сиңа! Туым көне белән, туганайлар! 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев