Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Югары Кондрата авылында Тручын бәйрәме гөрләде

27 май көнне Чистай районы Югары Кондрата авылында “Святая Троица” дип исемләнгән Җапрак бәйрәме узды

Чистай районы керәшен иҗтимагый үзәге рәисе, авылдашыбыз Иван Петрович Чурин да сүз алып, җыелган халыкны бәйрәм белән котлады. 

Тручын бәйрәме агачларның җапрак җарган , матурланган, табигатьнең җәшәргән, җанланган чагына туры килә. Тручын ул – җәйне каршылау бәйрәме дә. Керәшеннәрдә әр бер бәйрәмне алсак та ул табигатьне олылау, аңа табыну. Безнең Кондрата авылында Тручын көнне элек-электән кызлар-егетләр урманнан каен алып кайтып, аны төрле ленталар, матур яулыклар белән бизәгәннәр, каенны урам уртасына бастырып, уйнап-җырлаганнар. Менә без шул йоланы үзебезнең авылдашларга да күрсәттек. Каенны, Кондрата көенә җырлап, матур яулыклар һәм төрле-төрле тасмалар белән бизәдек. Ул җыр менә шулай башлана: 

Биеккәй тауларның башларында, 

Акбүз атларымның курмысы. 

Җырлашыйык әле без, гөрләшик,

Шушы булыр Тручын фурмасы. 

Каенның башлары, ай, бөгелә 

Сахралардан искән давылга.

Җырлашыек әле бәйрәм көен 

Иман керсен безнең авылга.

Каен тирәли яше, карты бар да җырлап биегәч, сылукаебызга эленгән бүләкләрне хуҗаларына тапшырып, аларга җәза биреп, уйнау башланды. Һәрбересе үзенең яулыгын җыр-биюләр башкарып алды. Җырлар керәшенчә дә, чуашча да башкарылды. Каеныбызны суга илтеп салыр алдыннан, матур теләкләр, юраулар әйтелде. Шушы матур теләкләребез чынга ашсын дип, каеныбызны суга агыздык. Тручынны менә шулай озаттык. Бәйрәм җыр-биюләр белән дәвам итте.

Валентина Чалмаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бэйрэм бик кунелле утте . Зур рэхмэт оештыручыларга!