Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Җыруны саклап каласым килде»

Лариса Басыйрова – «Татар моңы» Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсы, «Иң яхшы автор-башкаручы» номинациясендә «Яшь йөрәкләр» автор-башкаручылар конкурсы лауреаты. Керәшен дөньясында аны яхшы беләләр, җырларын яратып тыңлыйлар, сокланулы комментарийлар язалар

Лариса Басыйрова Түбән Камада туса да, инде 10 ел Казанда гомер итә.  Аның әтисе Иван Васильевич – Келәтле авылында,  әнисе Ключ Труда бистәсендә туган. Ларисаның балачагы Келәтледә узган. Ул бабасы Иван Васильевичның көчле тавышы белән башкарган җыруларын тыңлап үскән. 

– Иван бабайның тавышы бик көчле һәм матур,  күкрәгеннән үк чыга иде. Бер көй хәтта буыннан буынга тапшырылып килде. Ә мин аны саклап калу максатыннан, бу җыруга клип төшерергә булдым. Аның бер өлеше бабамның туган авылында – Келәтледә, икенчесе Семиозерка елгасы буенда төшерелде, – ди Лариса Басыйрова.  Клип башында әнисе – «Серле мәләнчек» ансамбле җитәкчесе Лидия Якушева җырлый, аңа ансамбль кушыла, аннары Лариса дәвам итә. Көендә борынгыдан килгән көч, шул ук вакытта моңсулык, керәшеннәргә генә хас матурлык, байлык тупланган. Гап-гади сүзләрдә никадәр тирән мәгънә, үзәк өзәрлек моң!

Лариса Басыйрова – «Татар моңы» Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсы,  «Иң яхшы автор-башкаручы» номинациясендә «Яшь йөрәкләр» автор-башкаручылар конкурсы лауреаты. Керәшен дөньясында аны яхшы беләләр,  җырларын яратып тыңлыйлар, сокланулы комментарийлар язалар. 

Шәхси тормышына килгәндә, Лариса Басыйрова кияүдә. Ире белән 17 ел буе бер-берсен хөрмәт итеп, яратып яшиләр. Балалары, әниләре кебек, җыр-моңга гашыйк: 16 яшьлек улы Тимур – «Гитара», ә 14 яшьлек кызы Әминә «Эстрада җыры» класслары буенча музыка мәктәбен тәмамлаганнар. Хәзерге вакытта Лариса иҗатын дәвам итәргә, чираттагы клибын төшерергә җыена, әмма кайсы җырга икәнен, нинди булачагын сер итеп саклый.

Лилия Заһретдинова

Фото Лариса Басыйрованың шәхси архивтан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев