Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җырлары яшәгәндә җырчы Начтук онытылмас – ФОТО, ВИДЕО

Татарстан халыклар дуслыгы йортында җырчы карендәшебез Анастасия Васильеваны (Нәфисә Василова) искә алу кичәсе уздырылды.

Кабатланмас тавыш, моң иясе Анастасия Васильеваны искә алырга авылдашлары, сәхнә дуслары, аның җырларын яратучылар җыелды. Хөрмәтле кунаклар арасында Татарстан Рәисенең эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе баш киңәшчесе Марина Иванова, республика керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова, Татарстан халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин һәм башкалар бар иде.

Әгәр исән булса, Татарстанның халык артисты Анастасия Васильевага быел 80 яшь тулган булыр иде.

Кичә җитәкчеләрнең чыгышлары белән башланып китте.

– Җырчы Җәкәү җорты өченче елын инде “Җакын дуслар җыелышкач” проектын алып бара. Шул проектны тормышка ашыру буларак, апрель аенда республикабызда Теләче керәшеннәре айлыгы үтә. Шул айлык кысларында шушы Теләче районыннан чыккан асыл карендәшебез, нәселебезнең асыл заты Анастасия Петровна Васильеваның 80 еллык юбилеен уздырабыз. Дөресен әйткәндә, аның туган көне – январь аенда. Әмма Теләче керәшеннәре айлыгына туры китереп, махсус аңа багышлап, шул район белән берлектә, аның авылдашлары, якташлары белән зурлап, шушы кичәне уздырырга булдык, – дип сөйләде сәхнәгә, тамашачы каршына чыккан Людмила Белоусова. Һәм бөтен зур чараларны да үзләрендә уздыру мөмкинлеге бирелгәне өчен, Халыклар дуслыгы йорты җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде.

Үз чиратында, Ирек Шәрипов та җырчыны онытмаулары өчен Теләче җитәкчелегенә ихтирамын җиткереп, җырчы иҗатына тукталды:

– Без – Нәфисә Василованың җырларын тыңлап үскән буын. Без аның диапазоны киң икәнен дә, тавышының контральто икәнен дә белми идек. Әмма аның башка җырчылардан аерылып торганын, гаҗәп матур бер тавыш иясе икәнен, җырларны искиткеч зәвыклы башкаруын аңлый идек. Керәшен кардәшләребезнең бөек кызы, татар халкының горурлыгы булган Нәфисә Василованы искә алып, аны зурлап, без үзебезне зурлыйбыз, бүгенге көнебезне зурлыйбыз. Бу киләчәгебез өчен дә кирәкле. Ходай биргән талант ияләрен онытырга ярамый.

– Якташыбыз белән чын мәгънәсендә горурланабыз. Аның “Кәккүк”, “Киек казлар” кебек җырларын халык хәзер дә ярата. Теләче районы китапханәләрендә, мәктәпләрдә, мәдәният йортларында аның истәлегенә төрле чаралар уза. Үзәктә Нәфисә Васыйлова исемендәге яңа урам булдырылды. Субаш авылы мәдәният йорты аның исемен йөртә. Үткнен белмәгәннең киләчәге юк, диләр. Шуңа да без үткәнебезне, күренекле кешеләребезне белергә, балаларга сөйләргә, аңлатырга тиешбез, – дип сөйләп үтте Динар Гыйниятуллин. Һәм залда утыручыларны 28 апрельдә Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәккә, Теләче керәшеннәре айлыгын йомгаклауга багышланган кичәгә чакырды.

Сәхнә түрендә көйләнгән зур экранда алышынган кадрлар Теләче районының Субаш авылы кызы Начтук, аның җырлы язмышы турында сөйләде. Начтук җиде класс тәмамлагач, аларның гаиләсе Казанга күченә. Әтисе фронтта һәлак булган керәшен кызы, гәрчә җырларга яратса да, эшче һөнәрен сайлый – төзелештә буяучы булып эшли. Шулай да җыр яратуы 22 яшьлек кызны Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә китерә. Аны тыңлап карыйлар да, шунда ук ансамбльгә алалар. Махсус белеме булмаса да, Анастасия Василова 25 ел буе ансамбльдә солист була. Япониягә гастрольләргә баргач, аның үз телләрендә дөрес җырлавына японнар да соклана. Ә инде “кәккүк”не җырлаганда, японнар “күк-кү” дип хор белән кушылалар.

Әллә ил системасын җимергән үзгәреш җилләре, әллә сәнгать дөньясындагылар арасындагы көнчел кешеләр тырышлыгы (хәзер инде аны ачыкларга омтылу урынсыз) аркасында, ТАССРның халык артисты җырчы Нәфисә Василова пенсиягә озатыла. Сүз уңаеннан, аның улы Илнурның да әнисе юлыннан китүен – М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры хорында җырлавын әйтик.

Җыр канатларын каерсалар да, Нәфисә Василова бәйрәмнәрдә һәм чакырганда туган авылы Субашка да кайта. Үзенең классташлары Анна Подъячева, Анна Семенова белән аралары өзелми. Сәхнәдәге экранда аларның да Начтук белән бәйле балачак хатирәләре күрсәтелде.

Россиянең халык артисты, атказанган сәнгать эшлеклесе, "Нәфисә ике әсәр – Хәсән Туфан һәм Марс Макаровның «Киек казлар»ын, Солтан Гәбәши белән Әхмәт Ерикәйнең «Кәккүк» җырын гына башкарган булса да, Татарстан сәнгате тарихында бәяләп бетергесез тирән эз калдырган шәхес буларак искә алыныр иде”, – дип әйтүче Лима Кустабаева;

“Ул Рәсәй күләмендә халык артисткасы исемен алырга тиеш иде”, – дип кистереп әйтүче танылган җырчы Шамил Әхмәтҗанов һәм башка бик күпләр үз истәлекләре белән уртаклаштылар.

2006 елда вафат булган Анастасия Васильеваны искә алу кичәсе ул үзе чирек гасыр солист булып эшләгән Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле, “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле, Теләче районының Субаш авылыннан “Нардуган” ансамбле чыгышлары белән аралашып барды. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты, керәшен кызы Зоя Борисованың Нәфисә Василова репертуарындагы җырларны башкаруы да кичәнең дулкынландыргыч мизгелләренән булды. Шулай ук, “Бәрмәнчек” ансамбле артисты Елена Григорьеваның керәшен кызы, җырчы Начтукка багышлап үзе язган шигырьне укуы да тәэсирләндерде.

Югары дәрәҗәдә оештырылган бу кичәнең сценарий авторы һәм режиссеры Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, “Бәрмәнчек” ансамбленең сәнгать җитәкчесе Эльмира Кашапова икәнен әйтү дә урынлы булыр.

Үзләре исән чакта тиешенчә кадер-хөрмәт күрсәтелмәгән шәхесләр була. Шуларның берсе – керәшеннең асыл заты Анастасия Васильева. Әмма хәтерле керәшеннәр булганда, халык җырлары яшәгәндә, гади кешеләр бу олы җырчының якты истәлеген күңелләрендә сакларлар...

Бәйрәмнән тулы ФОТОРЕПОРТАЖ

Фото авторы: Абдул Фархан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев