Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җырланмаган җырларың калды...

24 январь көнне Диана Мишкина исемендәге фестиваль узды

“...Тәңкә карлар булып явармын да
Гөрләвекләр булып агармын.
Күк йөзендә якты йолдыз булып
Сезнең күңелләрдә янармын...”

Кеше китә – җыры кала. Бик тә иртә арабыздан киттең шул, Диана. Тавышың калды, җырларың калды... Диана Мишкина – керәшен җыруы дөньясының якты йолдызы. Йолдыз бик еракта булса да, нуры якын һәм якты. Инде менә бишенче тапкыр Мамадыш шәһәрендә иҗат коллективлары һәм халык җыруларын башкаручыларның Диана Мишкина исемендәге төбәкара фестиваль-конкурсы узды.

2011 елның 12 августында 20 яшьлек җырчы, Россия һәм халыкара җыр фестивальләре лауреаты, “Бәрмәнчек” фольклор ансамбленең башлап җырлаучы солисткасы Диана Мишкинаның гомере юл фаҗигасендә өзелде. Халкыбыз киләчәктә олы җырчы булачак кешесен югалтты. Диананың шулкадәр дә чиста, чишмәдәй яңгыравык тавышы әле һаман да күңелләрдә яңгырый. Туган ягы Мамадыш төбәгендә аның турында “безнең принцесса Диана” дип сөйлиләр. Сагынып искә алалар.

Ана күңеле кабул итә алмаслык коточкыч югалтуны ничек кенә авыр кичерсә дә, әнисе Светлана Сабирова кул кушырып, төшенкелеккә бирелеп утыручылардан түгел. Баласының истәлеген саклау, иртә кабынып, вакытсыз сүнгән талантлы йолдызчыгының иҗатын мәңгеләштерү теләге аны алга, яңа инициативаларга этәрде. Кызы исемендәге фестиваль булдыру теләген Мамадыш администрациясе һәм район мәдәният йорты шундук хуплап алды. Әлеге фестиваль күңелнең иң тирән кылларын тибрәндерә. Диана Мишкина фестиваленең максаты – яшь талантларны табу, аларга ярдәм күрсәтү, традицион һәм заманча сәнгатькә тарту, шулай ук, иҗат коллективларын барлау.

24 январь көнне узган чираттагы фестивальдә мәртәбәле жюри членнарына Мамадыш, Тукай, Менделеевск, Балтач, Питрәч районнарыннан катнашучылар барлыгы 70 тән артык номер тәкъдим итте. Көне буе барган конкурстан соң, кичен гала-концертта иң-иңнәрнең чыгышларын күрдек. Сәхнәгә бары җиңүчеләр генә чыкты. Фойеда Диананың кыска гына гомере эчендә яулаган күп санлы кубоклары, дипломнары белән зур стенд та ясалган иде.
Җылы һәм хисләргә бай фестиваль булды. Диананы сагыну, катнашучыларның моңнарына, тавышларына соклану... Гади җыр бәйрәме генә түгел бу, тәрбия бирә торган чара. Диананың фотолары һәм видеоархивлардан төзелгән презентацияләр дә тамашачы күңеленә үтеп кереп, моңлы сандугачыбыз турындагы истәлекләрне кабат яңартты. Диананың әнисе Светлана Сабирова күңелендәге бар моңын шигырьләре аша җиткерде:

Сөекле һәм газиз балам,
Бер ни эшли алмыйм дөньяда.
Бары дога гына кыла алам
Урының булсын, диеп, оҗмахта, – дип, кызына багышлап язган шигырен укыганда, күпләрнең күзләрендә яшь бөртекләре күренде.

Светлана Александровна Диананың шәхси кагәзьләрен барлап утырганда “Әнием” дигән җырның сүзләренә тап булган. Бу җырны Диана әнисенә багышлап җырлыйсы булгандыр, мөгаен. Ләкин ул җыр яңгырарга өлгермәде... Кичәдә әлеге җырны Диананың энесе Рәмис Сабиров әнисе белән бергә башкарды.
– Бик зур рәхмәт, кызымны хөрмәтләп, искә алып килгәнегез өчен. Кеше бит җиргә килә дә китә. Шуның өчен, үземнең баламның әйтелгән амәнәтләрен үтәргә, эшләрен ахырына җиткерергә тырыштым. Диана чигәргә ярата иде. Башлаган эшләрен калдырып китте... Кайберләрен тәмамладым, кайберләрен өстәдем. Урыны җәннәттә булсын баламның, – дип сөйләде Светлана Сабирова.

Күңел хисләрен биреп көн-төн чиккән Диананың партретын Мамадыш музеена бүләк итеп бирде ул.

Диананың беренче эш урыны, аны керәшен җыруларын яшь башкаручы буларак таныткан “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле дә гала-концертка үзләренең чыгышлары белән тагы бер ямь өстәде. Ансамбльнең директоры Артур Поляков Светлана Сабировага зур рәхмәтен белдерде. “Олы йөрәкле кеше. “Бәрмәнчек” ансамбленә якты йолдыз бүләк иттегез”, - дип белдерде ул. Әлеге фестивальдә инде бишенче тапкыр “Бәрмәнчек” җитәкчелеге Диана Мишкинаныкына охшашлы булган тавышлы солистларны барлый. Быел алар бүләкне Мамадыш районы Колышчы авылыннан Ангелина Солгановага тапшырдылар. “Ангелинаның тавышы яхшы, матур. Без аны, үскәч, “Бәрмәнчек”тә көтеп калабыз”, -диде Артур Поляков.

Фестивальнең Гран-при бүләген Мамадыштан “Ихлас” вокал коллективы (җит. Э. Әхмәтова) алды. Зал тутырып килгән халык, концерт ахырында Диана Мишкинаның “Чишмә” җырын басып, көчле алкышлар белән тыңлады.

Николай Михайлов фотолары.


Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.  Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев