Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җырчы Жәкәү җортына Питрәч районыннан чыккан шагыйрьләр җыелды — фото

Фоторепортаж карагыз

20 февраль көнне Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә, Халыкара туган тел көне уңаеннан, "Шигъри инешләр" дип исемләнгән шигърият кичәсе узды.

Чара Питрәч керәшеннәренең айлыгына туры килгәнлектән, үзәккә әлеге районнан чыккан шагыйрьләрне чакырганнар. Питрәч — шигъри төбәк. Республиканың бер генә районында да шуның кадәр каләм тибрәтүчеләр юк. Бу турыда Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең директоры Людмила Белоусова әйтте. "Керәшен Сәрдәсе авылында гына алар дистәгә якын. Питрәч районының әдәби түгәрәген дә керәшен кызы Надежда Павлова алып бара. Шуңа күрә айлыкка бу кичәне кертмичә булдыра алмадык", - дип сөйләде Людмила Белоусова.

Танылган шагыйрә Татарстан Язучылар берлегенең идарәсе члены Луиза Янсуар да, 400дән артык популяр җырлар авторы Анна Попова да Питрәч районыннан. Алар да кичәдә катнаштылар. Бүгенге көндә Питрәчтә яшәп, шигырьләр иҗат итүче Николай Александров, Айдар Маннапов, Надежда Павлова, Мария Максимова, Людмила Козлова, Лидия Яковлевалар да килгән иде. Алар тамашачыларны үз иҗатлары белән таныштырдылар. Мария Максимова һәм Николай Александров мәдәни үзәкнең китапханәсенә китапларын бүләк иттеләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев