Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яшә халкым!

Мамадыш районы Владимир төп мәктәбе директоры Лена Бачкова Георгий Ибушевның иҗат кичәсендә туган хисләрен хатка салып юллагын

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушевның  тагын  бер китабы дөнья күрде - «Балачакны сагынып... »,-  дип аталган шигырьләр җыентыгы ул.

20 февраль көнне  башкалабыз – Казанда,  Керәшен үзәгендә яңа китапны тәкъдир итү кичәсе узды. Тантанага республикабызның күренекле керәшен карендәшләребез, “Бәрмәнчек” керәшен фольклор ансамбле солистлары,  Мамадыш районы Дүсмәт авылыннан “Җиңгәчәйләр” фольклор ансамбле чакырулы иде. Г. Камал театры артсты – Николай Дунаев, фольклорчы – Геннадий Макаров, Фән һәм Мәгариф министрлыгыннан  өстәмә белем биру  бүлеге җитәкчесе, министр ярдәмчесе – Семен Фёдоров, тагын бик куп  таныш йөзләр, биек үрләр яулаган шәхесләр катнашты монда. Кичәнең инициаторы –  Татарстан керәшен оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе  - сөйкемле  ханым – Людмила Даниловна Белоусова, “Туганайлар” газетасы  коллективы, аның  редакторы – яшь, энергиясе ташып торган якташыбыз – Юлия Губина; авылдашларыбыз – Ольга Яковлевна, журналист кызыбыз, тыйнак, оста каләм чарларга өлгергән – Ирина Муллина.

Кичә, сихри бер монга төрелеп, Георгий Ибушевның шигьри тәлгәшләрен, чиратлаштырып үз җырлары, кичәдә катнашучы керәшен – артистларыбызның, һәвәскәр җырчыларның, фольклор ансамбльнең чыгышлары белән үрелеп барды. Залдагы халык Георгий Мифодиевич белән берлектә үз балачагын күздән кичерде. Экранда яктыртылган Владимир авылының гүзәл табигате балачак мизгелләрне кабат күңелләрдә яңартты. Әнә ул Георгий дәдәй тәгәрәп уйнап үскән Ястык урамнары, бакча артындагы әле бүген дә шаулап, бар авылга хуш ис таратып утыручы Мүкле күл буйлары, янәшәдә генә тынлыкны ярып челтерәп агучы, саф сулы Җөзи чишмәсе. Авыл башыннан тузан туздырып кайтып килүче сыер, сарык көтүләре... Бар да – эле генә, кул сузымы арада гына, төштәге кебек кенә. Ә гомер ага да, ага. Кайчан гына авылнын шук малайлары белән уйнап, су буйларында әнисеннән, дәдәләреннән ишеткән җырларны җырлап, балык тотып үскән яланаяклы малай, кай арада гына шундый зур биеклекләр яулаган да,  кай арада нык бәдәнле ир –ат булып җитешкән ?

Гомер сизелми дә, бик тиз үтә икән!- дип балачагын, авылны җирсеп сагынуын шигырьләренә салган, җырларында моңланган артистыбыз үзе белән бар тамашачыны әкияти дөньяга – балачак иленә сәяхәт иттерде. Тын да алмый, селкенмичә дә утырабыз... Тамакларга төерләр тыгыла, аны йотып җибәрә алмыйча, эсирләнеп, моң дәрьясына күмелеп, очкан кошлардай бар Галәмне иңлим, күзләрдән ирексездән яшь агыла. Әйтеп бетерә алмаслык рәхәтлек кичерәм,  моңга сусаган җаным искитмәле хисләр, аңлатып бетерә алмаслык рухи байлык ала...

Эле ярый шук авылдашыбыз, балачак хатирәләрен яңартып, көлдереп тә ала, ялыктырмадыммы сезне, дип сораган була тагын. Кая ул, зал бермәлгә гөжләп ала:

 -Юк, юк, Георгий Мифодеевич, син туктама, син  җырла гына!

Бернинди уен коралы да кирәкми, тын гына һәр күзәнәккә үтеп керердәй итеп башкара ул җырларын.

Якташы – Пелагия Михайлова, авылдашлары – Татарстанның атказанган артисткасы – Елена Данилова, ” Питрау чибәре – 2012”, “Татар моңы” – 2016 лауреаты – Ольга Бачкова да үз репертуарларын тәэсирле башкардылар. Алып баручылар – Юлия Губина белән  Дмитрий  Баранов та үз вазифаларын җиренә җиткерделәр. Ягымлы, матур тавышлары белән һәркемнең күңеленә юл таба алдылар.

Нинди тыйнак, шул ук вакытта, нинди зәвыклы, нинди моңлы минем керәшен халкым! – дип горурланып та,  сокланып та утырдым мин бу кичәдә. Ә инде “Җиңгәчәйләр” ансамбле кичәне нинди югары ноктада башлап җибәрсәләр, шундый ук тонда бар тамашачыны җилкендереп, үзләренә генә хас дәртле җырлары белән соңгы нотага бастылар.

Истәлек фотога төшу белән беренче булек ахырына якынлашты.

Кичәнең тагын да җанлырак, күңеллерәк өлеше чәй табыны артында үтте. Монда керәшеннәрнең  тәм-томнарын тәкъдим итү белән берлектә, кичәгә  тулы анализ ясалды, тормыш – көнкүрешебездә карендәшләребезнең якты киләчәге өчен яңа планнар корылды.

Районыбызның  Мәдәният бүлеге җитәкчесе, район керәшен оешмасы җитәкчесе – Степан Спиридонов керәшеннәрнең бөеклеген, мәдәни мирасының гаҗәеп  булуын, бай тарихын торгызу өстендә эшләргә кирәклекне, булганын җуймау, киләчәген барлау хакында искәртте.

Район Мәдәният йорты методисты Роза Павловна да аның сүзләрен куәтләп, балаларның, яшьләрнең милли хәзинәләребез – гореф-гадәтләребез белән кызыксынуын  җиткерде. Шул уңайдан үзе оештырган балалар фольклор ансамбленең нәтиҗәле эше хакында мавыктыргыч итеп сөйләде. 

Николай Бачков, Владимир төп мәктәбенең физик тәрбия укытучысы,   җыр-моңга мәхәббәт тәрбияләү – әти-әнидән, туган ягыбызны, тирә- юнебездәге кешеләрне яратудан, хөрмәт итүдән килүен  искәртте. Безнең Владимир авылында һәр ике йортның берсендә гармунчылар, җырчылар үсте. Ул авылыбызның суыннан, кешеләренең тырышлыгыннан килә, - диеп авылдашларыбызга соклануып белдерде. 

Рәхмәт сезгә карендәшләрем! Халкыбыз мирасын саклауда керткән  хезмәтегез чиксез зур! Ялкынлы чыгышларыгыз, үсеп килүче буынга бүгенгебезне, үткәнебезне түкми-чәчми тапшыруда башкарган изге эшегез, киләчәгебез турында янып йөрүегез – эзсез югалмас Алла боерса!

Кичәдән фоторепортаж

Видео

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рәхмәт, сезгә Елена Алексеевна! Чын укытучыларча, кичәгә бик төгәл, үзенчәлекле анализ ясагансыз. Безнең дә күңелләрдә шундый хисләр. Сезнең кебек матур итеп әйтеп бирә алмасак та. ??