Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Яхшылык та, начарлык та - барысы да әйләнеп кайта"

"Бәрәкәт" хәрәкәте яшьләре Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашты

24-25 октябрь көнне Республика керәшен иҗтимагый оешмасының “Бәрәкәт “ яшьләр бүлеге активистлары Казан шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарына булышырга бардылар. Бу эш хәрәкәт җитәкчесе Алексей Дмитриев, активистлар – Наталия һәм Милена Новиковалар, "Татарстан Республикасы ветераннар союзы" Республика ветераннар (инвалидлар) иҗтимагый оешмасы хезмәткәре Ольга Дютина белән берлектә башкарылды.

Бәрәкәтлеләр иң беренче Екатерина Яковлевна Шугаева (Симко) йортында булды. Екатерина Яковлевна радистлар курсын тәмамлаганнан соң, 1941 елда фронтка алына. Сугыш кырында күрсәткән батырлыгы өчен аңа “За боевые заслуги” медале, “Кызыл Йолдыз” орденнары бирелә. Бүген аңа 97 яшь. Ул үзе генә яши. Аяклары авыртканга күрә, артык хәрәкәтләр ясый алмый. Ветеран артыннан карап торучы хатын-кыз да бар.

Активистлар ветеран өендә агач рамлы тәрәзәләрне юып, кырларындагы тишекләрен ябыштырып чыктылар. Екатерина Яковлевна яшьләргә рәхмәтен белдерде. “Яхшылык та, начарлык та - барысы да әйләнеп кайта. Мин пионер булган чакта әбиләрне “грамотага” өйрәттем. Өй җирләрендә булышып та йөри идем. Хәзер миңа ярдәм итәләр”, - диде ул.

Икенче көнне активистлар Галина Михайловна Юркова, Фәүзия Шаһидулловна Листвина, Сусанна Ивановна Тереховаларда булдылар. Ветераннарга Союзның илле еллыгы хөрмәтенә ясалган истәлекле билге һәм товарлар белән пакетлар бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев