Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа Усыда ветераннарны өйләренә барып котладылар

Җиңү көне – Мөслим районындагы Яңа Усы авыл җирлегенең дүрт тыл ветераны өчен күз яшьле һәм чәчәкле иң олы бәйрәм

Райондагы барлык сугыш һәм тыл ветераннарына да Мөслимнең “Агромастер” җәмгыяте махсус бәйрәм күчтәнәче әзерләгән. Авыл җирлеге башлыгы Галина Романова белән Усы мәктәбе укучылары шул азык-төлек салынган зур пакетларны һәм Җиңү бәйрәме уңаеннан котлау открыткаларын ветераннарның өйләренә илтеп тапшырдылар.

Бүгенге көндә җирлектәге тыл ветераннарыннан икесе – авылда, икесе читтә, үз якыннары янында яшиләр. Усының үзендә – Клара Тимофеевна Игошева (1931 елгы), ә күршедәге мари авылы Бикмәчтә Мәзһәр Габдулла улы Тәхауов (1932 елгы) гомер итә. 

Клара Тимофеевна укучыларның шигъри котлаулары һәм бүләкләр өчен рәхмәт әйтте. Тыныч тормышның кадерен белеп яшәүләрен, илебез өчен кирәкле кешеләр булып үсүләрен теләде.

Мәзһәр Тәхауов үзенең хатыны Люция белән алтмыш ел инде туган авылы Бикмәчтә гомер кичерәләр. “Мәзһәр абый – кул остасы, бик булган кеше, чаналар ясый. Аларның гаиләләре – тату, үзләре дә, балалары да тырышлар. Балалары читтә яшәсәләр дә, әти-әниләрен онытмыйлар, еш кайталар, – дип сөйләде Галина Степановна. – Ике ветераныбызны якыннары алып китте. Елена Семеновна Cанникова (1929 елгы) хәзерге вакытта Чаллыдагы кызында яши. Зинаида Васильевна Антипова (1931) – Мөслимдә, туганнан туганы тәрбиясендә”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев