Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Я донор кряшен" хәйрия проектына 100 якын студент кушылган

"Я донор кряшен" хәйрия проекты 2018 елда башланды

Узган елның ахырында керәшен яшьләре хәрәкәте активисты Ярослав Ромин "Я донор кряшен" хәйрия проекты башлап җибәрде. "ВКонтакте" социаль челтәрдә алып барган төркемендә ул, көндәлек рәвештә, кан бирүнең бар нечкәлекләре турында мәгълүматлар теркәп, донорлык турында аңлата килде. Үзенең актив эшчәнлеге аркасында ул әлеге проекты белән күпләрне җәлеп итте һәм 5 декабрь көнне яшьләребез беренче тапкыр кан бирергә барды. Ул вакытта хәйрия проектына 15 донор кушылган иде.


27 март көнне яшьләребез кабат Республика кан бирү үзәгендә булып кайтты. Ярослав сүзләренчә, бу юлы керәшеннәр күп җыелмаган. Донорларның саны бүген 6 гына булган. Шулай да, Ярославның күңеле төшми. Чөнки керәшен яшьләреннән кала, Ярославның проектына кушылып, аның уку йортыннан (КНИТУ КХТИ) 100 гә якын студент кан бирергә килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев