Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Халыклар бердәмлегенә багышлап

Түбән Кама керәшеннәре фестиваль үзәгендә балкыды.

2 ноябрьдә Түбән Кама шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында, Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, “Халыклар дуслыгы – гомер-гомергә” дигән фестиваль уздырылды. Фестивальгә килүчеләрне фойеда, күптәнге традиция буенча, “Сүрәкә” керәшен халык фольклор ансамбле үзенең дәртле җырулары белән каршылады. Кунаклар арасында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин, Россия дәүләт думасы депутаты Айдар Метшин, шәһәрдәге төрле милли иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, шул исәптән, керәшен мәдәни-этнографик җәмгыяте җитәкчесе Тамара Баһаветдинова да бар иде.

Ил күләмендәге халыклар милли мирасы елында оештырылган бу фестивальдә, Россия Президентының культура инициативаларына ярдәм фонды булышлыгы белән, җирле керәшен җәмгыяте дә актив катнашты. Керәшен милли мирасын чагылдырган бай күргәзмә оештырулары да шул хакта сөйли. Шулай ук, керәшенчә яулык ябу буенча үткәрелгән мастер-класс та бик күп кешене үзенә җыйды. Керәшен милли киеме үзенчәлекләре турында сөйләгәнне дә тамашачы зур кызыксыну белән тыңлады. Бәйрәмнең төп сәхнәсендә керәшен яшьләреннән торган “Җиз кыңгырау” фольклор ансамбле (җитәкчесе – Ольга Вәлиуллина) чыгыш ясады. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев