Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Волковлар гаиләсе Иремель тавына сәяхәт кылган

Волковларның дүрт кешелек гаиләсе, җәйге ял өчен, Зәйдән 581 чакрым ераклыктагы тау ягын сайлаган.

Башта алар берничә шәһәргә, тауларга һәм диңгезгә барырга хыялланганнар, әмма пандемия куркынычы аркасында бу кышта планнары үзгәргән. Шуңа күрә, Алексей һәм Регина июнь аенда мини-ял оештырырга – балалары белән бергәләп, биек тауга сәяхәт кылырга карар иткәннәр. Сәяхәт урыны итеп Чиләбе районының Төлек авылын сайлаганнар.  Ул зур Иремель тавы итәгендә урнашкан.

Чыгышы белән Зәй ягындагы рус авылыннан булган Алексей бу урын турында хезмәттәшләреннән ишеткән. Көньяк Уралның матурлыгын үз күзләре белән күрергә теләгән Алексей әлеге маршрутны 6 яшьлек балаларның да үтәргә сәләтле икәнен ачыклый. Гомумән, алар өчен поход – тормышның бер өлеше.

Балаларына чын поход тормышын күрсәтергә ниятләгән Волковлар сәяхәт вакытында палаткаларда яшәргә булганнар. Регина сүзләренә караганда, дүртесенә күп әйбер алырга туры килгән. Һава торышын, тау өстендә салкын булуын исәпкә алып, өстәмә җылы киемнәр кирәклеген дә истә тотканнар. Барлык продуктларны да диярлек өйдән алганнар. Өстәмә йөк булса да, тиз бозылмый торган азыкка өстенлек бирелгән. Регина үзе юлга ипи пешереп алган, күкәй пешергән, бутерброд ясарга да онытмаган. “Чәйне газ горелкасында кайнатырга булдык, бик уңайлы әйбер булып чыкты”,- ди Регина.

Сәяхәткә әзерләнүчеләргә Волковлар үз киңәшләрен дә җиткерәләр: “Палаткалар, каремат (туристик келәм), йокы капчыклары, газ горелкасы, ике котелок (берсе – чәй, икенчесе аш әзерләү өчен), аптечка, рюкзаклар, фонарьлар, җылы әйберләр, бүрекләр, перчаткалар алырга. Аяк киеме дә уңайлы булырга тиеш. Ярма, бәрәңге, тушенка, җимеш, яшелчә, йөзем, чикләвек, ипи, чәй кебек ашамлык алу яхшырак булыр”.

Үз машиналарында җиде сәгатьтән артык барганнар. Башкортстанның матур урыннарыннан берсе булган Кандракүл буенда туктап ял иткәннәр. 13 яшьлек Богдан белән 10 яшьлек Дарина күлдә су коенырга да өлгергән.

Тау итәгенә барып җитү өчен “УАЗ”га заказ бирергә туры килгән. Машинаны калдырган посттан алып биек тауга менүнең һәр этабында Волковларны табигать үз матурлыгы белән таң калдыра. “Тау елгалары, тау чәчәкләре һәм үләннәр булган болыннар, тау урманы, тирә-юньдәге таулар бик тәэсирләндерде безне”, – диләр алар. Тауларны ошаткан Богдан: “Шундый биеклектән барлык туристлар да кырмыскалар кебек кенә күренә”, – дип сөйли. Ә Даринаны тауның текә өлешеннән төшү бераз куркыткан, әмма әтисе кызын кулыннан тотып, аңа көч биргән. Даринага исә палаткада яшәү, тау елгасында коену ошаган.

"Туганайлар" №14 (426) 23 июль 2020 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев