Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Владимир Путин халыкка кабат мөрәҗәгать итәчәк

Ул хакимият органнарына яңа йөкләмәләр җиткерәчәк

Россия Президенты Владимир Путин халыкка кабат мөрәҗәгать әзерли. Ул 1 июльдән соң, ягъни Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирүнең нәтиҗәләре игълан ителгәннән соң булачак, дип яза РБК. Әлеге басмага бу мәгълүматны җиткерүче сүзләренчә, Путин гражданнарга тавыш бирүдә катнашулары өчен рәхмәт әйтәчәк. Шулай ук хакимият органнарына яңа йөкләмәләр дә җиткереләчәк. Мөрәҗәгатьнең нинди форматта узачагы әлегә мәгълүм түгел.Президентның матбугат сәркәтибе Дмитрий Песков Владимир Путинның мөрәҗәгать ясавы бары аңардан гына тора, дип белдергән. Билгеле булганча, Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирүләр 1 июльгә билгеләнде. Аңа кадәр, 6 көн дәвамында Россия гражданнары урамда урнашкан мәйданнарда тавышларын бирә алачак.

 

shahrikazan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев