Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Виктория Уразайкина - «Киләчәк йолдызлары» проекты финалисты

Яшь музыкантлар өчен «Киләчәк йолдызлары» дип аталган иҗади проектның финал концерты 14 майда башкалабыз Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында тәмамланды

Музыкаль кичәдә бөтен республикадан финалистлар катнашты. Алар барысы да танылган музыкант, Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге  La Primavera Казан камера оркестры  белән  чыгыш ясадылар.

Әлеге проект яшь музыкантларга һәм аларның педагогларына ярдәм итү, аларга академик музыка өлкәсендә үсү, камилләшү һәм җиңү яулауга  этәргеч бирүне максат итеп куя.

Алты ел эчендә программада Татарстанның балалар музыка мәктәпләреннән һәм иҗат коллективларыннан 2000 артык сәләтле бала катнашты. Шунысы игътибарга лаек, финалистлар арасында Зәй музыка мәктәбе укучысы Виктория Уразайкина да бар иде.

Виктория музыка мәктәбендә веолончель уен коралы буенча педагог Люция Кадыйровада бишенче ел  шөгыльлләнә.

-Узган ел минем укучым Азалия Рыжова шулай ук әлеге проект финалисты булып танылган иде.Быел исә мин әлеге программа өчен ике укучымны  (Азалия Рыжова һәм Виктория Уразайкина) әзерләдем. Аларның икесе дә проектның сайлап алу турында Әлмәттә үткән  конкурста чыгыш ясады, финалга Виктория узды. Мондый проектлар яшь музыкантлар өчен бик кирәк. Ул аларга музыка уен коралында  уйнау усталыгын күрсәтергә , иҗатта үрләр яулауга стимул бирә, - ди Люция Кадыйрова.

Виктория үзе дә республика горурлыгы булган оркестрга кушылып уйнавыннан канәгать калуын белдерде.

-Бу минем өчен бик җаваплы адым булды. Оркестрга кушылып уйнау гаять авыр, зур осталык таләп итә. Мондый дәрәҗәле проектларда катнаша алуым белән мин үземнең педагогларыма рәхмәтле. Мин алга таба да әлеге проектта катнашырга уйлыйм,  -ди ул.

Виктория алты яшьтән музыка белән шөгыльләнә һәм бу очраклы түгел, аның әнисе Светлана  Рыцова балалар музыка мәктәбендә фортепиано буенча дәресләр алып бара.

Николай Шамионов, автор фотосы.

"Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев