Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Вера Семёнова: "Керәшеннәргә бик кирәк..."

17 ноябрь көнне Казандагы Алла Анасының Тихвин чиркәве священнигы, богословие кандидаты, Татарстан Республикасының бөтен керәшен чиркәүләре благочинные, Изге Макарий ордены кавалеры, Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәте өчен" медале иясе, протоиерей Павел әтей Павловның туган көне

Вера Семёнова, Прихожанка:

- Мин, Теләче районында, чеп-чей керәшен авылы Субашта туып үстем. Үскәндә керәшен булып үссәм дә, мәктәпне тәмамлап шәһәргә күчеп яши башлагач халкыбызның буталчык хәлдә булганлыгы белән турыдын-туры очраштым. Үзебезне керәшеннәр дип санасак та, күпләрнең безне "керәшен татары", "чукынган татар" итеп күрәсе килде. Ә менә дингә килгәндә, мине кечкенә чагымда әти-әнием олы дингә керткәннәр - чумылдырганнар.

Белгәнебезчә, ул елларда керәшен авылларында чиркәүләр һәм керәшенчә келәүләр алып баручы священниклар бөтенләй юк иде. 40-45 яшьләргә кадәр мин чиркәүгә юлны бөтенләй белмәдем. Шулай итеп, чумылганда бирелгән Ходай дәүләтеннән гел читтә адашып йөрдем. Беренче тапкыр керәшен телендә үткәрелгән келәүгә Петр һәм Павел исемнәренә багышланган чиркәүгә килеп эләктем. Елый-елый келәүдә басып тордым. Келәүне үзебезнең священнигыбыз отец Павел алып барды. Берничә елдан соң керәшеннәргә Худяков урамында урнашкан, 70-80 процентка җимерелгән хәлдә Тихвин чиркәвенең бинасын бирделәр. Ул вакытларда бу чиркәү бинасын төзекләндереп бетереп булыр микән, дигән шикләр дә туган иде. Шулай да отец Павел, Ходайдан бәхиллек сорап, бу олы эшкә тотынды. Спонсорлар тапты, семьясын эшкә җикте, прихожаннар да нык булышты. Шулай итеп, олы хезмәт куеп, чиркәү келәүләр үткәрерлек булып җитеште. Хәзер инде чиркәвебезнең бөтен уңайлыклары бар. Ә аның иң зур байлыгы - священнигыбыз отец Павел, аның келәүләрне үзебезнең телдә - керәшен телендә алып баруы. Ә бит күпме керәшен кешесе минем күк адашып, җазыкланып җөрей иде.

Әй, Ходай, шөкер Сиңа!

Безгә үзебезнең чиркәвебезне биргәнең өчен. Безгә, керәшеннәргә, отец Павелны җибәргәнең өчен.

Россия 70 ел буена дингә каршы көрәште, бу елларны бик күп чиркәүләрне җимерделәр. Отец Павелның дөньяга килүе нәкъ шушы елларга туры килә. Шушы хәлләргә карамастан, аңа әти-әнисе православие диненең дөреслеген, көчен, шушы юлның гына котылу юлы булганын аңлата алганнар.

Отец Павел! Сез безгә - керәшеннәргә бик күп изгелекләр кылган кеше. Сезнең алдыгызга бик күп кеше үзенең җазыкларын өеп килә. Сезнең аркылы Ходайдан җазыкларын кичерүне сорый. Барыбызны тыңлыйсыз, җазыклардан чистарынырга булышасыз, безнең хакка Ходайга инәләсез. Сез керәшеннәргә бик тә, бик тә кирәк.

Исән-сау булыгыз!

Изге эшегездә сабырлык, түземлек телим. Ходай Сезне ярдәменнән ташламасын ыйы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев