Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Вадим Захаров һәм Римма Никитина Хәния Фәрхине искә алу концертында катнашты

30 май – Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхинең туган көне иде. Шул уңайдан, берьюлы өч шәһәрдә – Казанда, Чаллыда, Уфада туган көн концертлары гөрләде. Концертка билет алып килгән һәр тамашачыга Хәния Фәрхи турындагы истәлекләр тупланган затлы китап бүләк буларак бирелде. 

Яр Чаллы шәһәрендә узган кичәдә Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров белән популяр яшь җырчы Римма Никитина да катнашты. Бу хакта алар үзләренең социаль челтәрләрендә уртаклаштылар. Вадим Инстаграмда “Җырларга бик авыр булды” дип, кичерешләре белән бүлеште. Римма да “Хаман ышанасы килми... Хәния апаның җырлары мәңге безнең йөрәкләрдә... нурлы итеп елмаюы һәрвакыт истә” дигән юллар язды.

Хәния Фәрхинең тугры тамашачысы белә: үз туган көнен ул иң якын дуслары – тамашачылары белән концерт куеп үткәрде. Былтыр да шушы көнне филармониядә “Истә калсын” исемле программасын бирде. “Бу көн әле минем күңелләрдә озак сакланачак. Сезнең күңелләрдә дә бу көн истәлек булып калыр”, - дигән сүзләрен әллә уйнап, әллә уйлап әйткән Хәния апа. Ул чакта залда утырган тамашачы бу аның соңгы концерты дип уйлап та карамагандыр, дип яза Казан концертында булган “Татар информ” хәбәрчесе Чулпан Шакирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев