Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Вадим Захаров өченче тапкыр әти булачакмы?

«Интертат» сайтының инстаграмдагы сәхифәсендә күренекле татар язучысы Зәһид Мәхмүдинең вафаты турында пост куйгач, җырчы Вадим Захаров бик сәер комментарий калдырган иде

Вадим Захаровка лентасында кайгылы хәбәр килеп чыгуы ошамаган, күрәсең. «Матур хәбәрләр генә куегез. Мәсәлән, Вадим Захаровның хатыны өченче баласын көтә», — дип язды ул.

Гадәттә, андый шатлыклы вакыйгалар турында артистлар үз сәхифәләрендә уртаклаша. Кайгы уртаклашу комментарийлары арасында шундый темага язылганны күрү беркадәр сәер тоелса да, Вадим Захаровка шалтыратып белештек. «Юк, дөрес түгел, мин шаярттым гына», — диде артист…

Лариса һәм Вадим Захаровлар ике кыз үстерә. Шуңадыр: «Монысы малай булыр инде», — дип җавап язды аңа бер инстачы.

«Вадим кызларыбызны бик ярата, өйгә кайткач, кызлар гел аның янында. Ул балаларга карата йомшак, ә мин таләпчәнрәк. Өйдә булганда бөтен вакытын балалар белән үткәрергә тырыша. Әмма мин аның өйдә тагын да күбрәк булуын теләр идем», — дип сөйләгән иде «Интертат»ка җырчының тормыш иптәше Лариса.  

ИТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X