Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Вадим ЗАХАРОВ: “Гадилегем өчен яраталар”

2017 елның ямьле Питрау җыенында популяр җырчы, яраткан карендәшебез Вадим Захаровка Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде. Башкарган җырлары тиз арада халык күңеленә үтеп кереп, хитка әйләнә Вадимның. Шул ук вакытта иманына, халкына һәм үз-үзенә тугры булуы, туган җирен яратуы һәм башкарган эшләре дә зур хөрмәткә лаек аның.

- Җәй җитте исә, сине Казанда тоту авыр. Вадим басуда, тракторда, диләр. Ниләр майтарасың?

- Авылда 15 гектардан артык җирләребез бар. Аның 10 гектарында печән үсә, калганында арпа. Печәннең беренче пакусын чапкан идек инде, менә икенчесенә чыгарга кирәк. Арпа да өлгергән. Дус егетнең комбайны бар, ансын ул сугып бирә. Уңышның бер өлешен солярка чыгымнары өчен саткаласак, калганы үзебезгә. Авылда сыер малларыбыз бар бит.

- Беркөнне Инстаграм челтәренә хатының Ларисаны тракторга утыртып, видео куйгансың. Бик йөрәкле икән.

- Әйе, әти без кайтышка печәнне чабып, пресслап куйган. Авылда, акча түләп эшләтергә дә кеше табып булмый хәзер. Һәрберсенең үз эше. Трактор руле артына Ларисаны утыртырга туры килде. Ул басу буйлап әкренләп тарттырып барды, ә мин печән төядем.

- Пчеловодта умарта тотучылар да күп бит, кортларыгыз да бармы?

- Әйе, йөзәр башка кадәр җиткерү-челәр бар. Бездә юк, әтидә бал корты ышкылып китсә дә, аллергия башлана.

- Авылны ташламыйсың, әти-әниегезгә булышып торасың. Барсына да ничек җитешәсең?

- Канга сеңгән инде ул. Туган нигезне ташлап, бүтән җиргә күчеп китү, гомумән, безнең як кешесенә ят нәрсә. Сеңлекәшем дә, мин дә гел кайтып торабыз. Пчеловодта бит кеше ял һәм бәйрәм итүнең нәрсә икәнен белми. Безнең як керәшеннәренә ял итеп йөрү - вакытны бушка уздыру шикелле, сәер тоела, андыйларны аңламыйлар. Шуңа күрә, концертлардан ял иткән арада да авылга печән әзерләргә кайтып китәм инде мин. Авылда 65 хуҗалыкка 40 лап трактор гына бардыр. Һәрбер кеше, диярлек, пай җирләрен үзләренә оформить иттеләр, шунда мәш киләләр. Безнең авыл гөрләп, яхшы яши. Авылдан чыгып киткәнче, бар керәшен авыллары да шулай яшидер дип уйлый идем. Ун ел элек, беренче тапкыр, Казански бәйрәменә Тәмтегә чакырдылар. Бөтен авыллары белән ду килеп бәйрәм иткәннәрен күреп, шаклар каткан идем, болай да яшәп була икән, дип..

вылда ял итүне белми, эшлиләр, дисең. Ә менә авылдашларың синең җырчы булып китүеңә ничек карады? Юкны бушка аударучыга караган күк карамыйлармы?

- Кем белгән. Күңелендә булганы, яныма килеп, сөенәбез, горурланабыз, дигән була. Ел саен булмаса да, Пчеловодка кайтып, бушка концерт куюлар авылны, авылдашларны яратуым һәм хөрмәт итүем билгесе, дип саныйм. Бер елны шулай, әнинең юбилее уңаеннан, клубта концерт оештырган идем. Шушы арада гына иҗатташ дуслар белән авыл башындагы аланлыкта исем бирелүне зурлап билгеләп үттек. Ул көнне авылга 31 җырчы кайтты. Якын-тирә авыл һәм районнардан өч меңгә якын тамашачы килде. Шатлыгымны бүлешкәннәре өчен, һәммәсенә дә зур рәхмәт.

- Һәр чишмәнең башы булгандай, җырлау сәләте сиңа кемнән бирелгән?

- Безнең семьяда сәхнәгә чыгып җырлаучылар булмады. Миңа биш яшь булганда, бабай гармун алып биргән иде. Шул гармунны уйнаганда әбинең, кухняда йон эрләп утырганда, авыл көйләрен сузып җибәргәнен яхшы хәтерлим. Ул вакытта миңа 8-9 яшьләр тирәсе булгандыр. Әти дә гармунда уйный иде, хәзер 15 еллап инде уйнаганын күргәнем юк.

- Иҗатыңны чая яшьләр дә, дөнья тотучы ирләр дә, сиксән яшьлек әбиләр дә бик ярата. "Вадимның, үзенә тартып торырдай, сөйкемле сөяге бар", диләр. Синеңчә, ничек итеп, халык күңелен яулый алдың икән?

- Һәркемдә ниндидер бер изюминка булырга тиештер, дип уйлыйм. Үземдә, шул 110 килограммлы авырлыктан башка, бер изюминка да күрмим (көлә). Ясалмалык юк миндә. Кайбер артистлар шикелле, тормышта бер төрле, сәхнәдә икенче төрле дә була алмыйм. Халык белән үземнең арага пәрдә дә кормыйм. Эчемдәге тышымда. Тамашачымны яратам. Казанда елга бер тапкыр концерт куям. Быел 10 нчы сезон, кечкенә булса да, юбилей. Эшләгән эшләргә бераз нәтиҗәләр ясау елы да булыр бу. Эшемне күреп, яхшы бәяләп, "атказанган" исеме бирүләре дә зур куаныч булды. Билгеле инде, концертлар тамашачыдан башка узмый. Күбрәк үзебезнең карендәшләр килсә иде, дигән теләк белдерәсем килә. Бергә җыелсак, дүртәр-бишәр көн концерт куярлык бит бездә керәшеннәр. Ләкин алар аз йөри.

- Нигә алай икән? Бәлки, репертуарыңда керәшен җырулары азрактыр?

- Бәлки гаеп миндәдер, җәлеп итеп тә бетереп булмыйдыр. Бәлки, кешесе дә, заманы да үзгәргәндер. Мин үзем мәгънәле җыр җырлау яклы. Бәлки халыкка шырдый-бырдый кирәктер, шуңа тартыладыр. Барысына да ярап бетеп тә, игътибар итеп бетереп тә булмый шул.

- Хатының керәшен кызы булуы сина мөһим идеме?

- Җырлый башлагач та, керәшен кызына өйләнәм, дигән сүзем булган. Шул уй акылыма ныклап кереп утырган. Аллага шөкер, Лариса белән гаилә корып яши башлаганыбызга быел җиде ел булды, кызыбыз Ульянага алты яшь. Нинди диндә, нинди милләт кешесе булса да, башыңда зиһенең булса, матур гомер итеп буладыр, дип уйлыйм. Кая барсам да, татар авылымы ул, район үзәгеме, шәһәрме - керәшен җыры җырлавымны сорыйлар. Миңа беркайчан да "син бит керәшен" дип төртмәле сүзләр әйтүче булмады. Ана-атамнан килгән иманымны саталмыйм бит инде. Минем тирәдә йөрүчеләрнең берсе дә "тәре" дип ачуланып с өйләшми хәзер. " Тәре" сүзенең изге сүз, "Тәңре"дән алынган икәнен аңлатып бетердем.

- Ходайга ышанасыңмы?

- Ышанам, барлыгына, берлегенә ышанам. Чиркәүгә дә йөрим, туй көнне үк кәбен дә койдырдык, кызыбызны да чумылдырдык. Кайда барсам да, чиркәүле җир булса, керми калганым юк. Юл буенда иман йорты күрсәм дә, теләк теләп китәм.

- Исем алганнан соң, үзеңне ничек хис итәсең?

- Питраудан соң, икенче көнне Рифат Зарипов шалтырата. Яхшы дуслар без аның белән. "Вадим, синең бүгеннән йөрешләрең дә үзгәреп киткәндер инде. Концертка, мәҗлескә бәяләрең дә артып киткәндер", - дип, кызык итеп котлады. Үземдә үзгәрешләр тоймыйм, ләкин тамашачы алдында да, иҗат юлында да җаваплылык хисе артты.

- Нинди хыялың бар?

- Хыяллар күп инде ул. Кычкырып әйтсәң күз тия, диләр. Минем һәрбер уйлаган нәрсәләрем тормышка ашып бара. Ләкин озаклык белән. Кайбер кешеләргә бар нәрсә дә тиз генә бирелә, тиз бирелгәннәренең кадере дә шулай гына буладыр, дип уйлыйм. Мохтаҗлык юк, шулай да, кирәк әйбер күп әле. Кирәк әйбер булмаса, яшәү дә кызык булмас иде.

- Әңгәмәң өчен рәхмәт, Вадим. Алга таба да иҗат чишмәң саекмасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    ВАДИМ ,Сезнен бн горурланабыз!!! Ижатыгызда тагын да куп унышлар ,яна жырлар бн безне соендерегез!!Исэнлек Саулык Сезгэ! Всех Благ Земных Вашей Семье желаю ???!!