Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Узган атнада керәшеннәр дөньясында булган 7 төп вакыйга

"Туганайлар" газетасы 2-8 февраль көннәрендә керәшен дөньясында булган вакыйгаларны барлады

1.XI "Туым жондозы" - "Рождественская звезда" Гала-концерты 



Казан шәһәренең “Московский” культура үзәгендә “Туым жондозы” – керәшен җыруын яшь башкаручылар фестиваленең Гала-концерты үтте. Гала-концертта Кайбыч, Мамадыш, Тукай, Балык Бистәсе, Менделеевск, Питрәч, Зәй, Кукмара, Яшел Үзән, Биек тау, Яңа Чишмә, Алексеевск районнарыннан, Чаллы һәм Казан шәһәрләреннән, Чиләбе өлкәсе Нагайбак районының Фершампенуаз авылыннан килгән 170тән артык кеше катнашты. Керәшен җыруларын башкаручылар арасында (солистлар) Гран-прига Мамадыш районы Колышчы авылыннан Ангелина Солганова лаек булды.

2. Керәшеннәр "җортында" нагайбаклар кунакта 



3 февраль көнне Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәккә Нагайбак районы Фершампенуаз авылыннан "Вдохновение" бию ансамбле катнашучылары һәм җитәкчеләре килде. Кунакларны мәдәни үзәкнең директоры Людмила Белоусова, фольклорист Геннадий Макаров һәм "Туганайлар" газетасы редакторы Юлия Губина каршы алды. 

3.Җөридән этногастротур үтә



Җөри авылы Мамадышның яңа этногастротурына кертелде. Маршрут Мамадышның 5 төрле авыллары аша үтә. Болар - Түбән Ушма (татар авылы), Кызыл тау (рус авылы), Зур Шыя (мари авылы), Җөри (керәшен авылы), Пойкино (удмурт авылы). Җөридә туристларны "Йөзек салу" йоласы белән таныштыралар

4. Чистайда керәшеннәр айлыгы



Чистай районында февраль керәшеннәр мәдәнияте айлыгы буларак билгеләнде. Ай дәвамында Чистай шәһәренең, Бахта, Актау, Югары Кондрата, Чуаш Ялтаны, Ишәле, Тат. Сарсаз, Иске Роман, Татар Талкышы,Чистай Выселкасы, Кубасс, Кызыл Ялан, Каргалы, Данауровка, Гаделша һәм башка авылларының мәдәният йортларында, мәктәпләрендә, библиотекаларында, балалар бакчаларында керәшен культурасына багышланган 130 дан артык кичә оештырылачак. 

5.Николай Мельниковка Мактау грамотасы бирелде

 

6 февраль көнне, Казанда халыкара авыл яшьләре конгрессы ачылды.“Татарстан Республикасының авыл яшьләре” программасында актив катнашуы өчен Николай Мельниковны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Мактау грамотасы белән бүләкләде.

6. Отец Павелның арабыздан китүенә ярты ел 



8 февраль көнне Отец Павелның арабыздан китүенә ярты ел булды. Казан шәһәренең Тихвин Алла Анасы иконасы чиркәвендә Отец Павелның истәлеген зурлап келәү узды. 

7. "Sunnyfest"та чана шудык



8 февраль көнне, Мамадышта "Sunnyfest – 2020" – креатив чаналар фестивале узды.Чарада Мамадыш районы Юкәче, Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы авылыннан, Мамадыштан "Урагай" халык ансамбле катнашты. Казаклар Чаллысы командасы "Как по маслу" номинациясендә – беренче, Юкәче авылыннан креатив чана командасы "Где это видано" номинациясендә икенче урын алдылар. "Урагай" командасы катнашучы дипломы белән бүләкләнде.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.  Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев