Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үрәсбаш авылында «итекле» хоккей турниры уздырылды

Махсус хәрби операциядә һәлак булган егетләр истәлегенә багышланган турнирда Кукмара һәм Саба районнары спортчылары катнашты.

19 мартта Кукмара районының Үрәсбаш авылында оештырылган ул ярыш махсус операциядә һәлак булган авылдашлары истәлегенә багышланды. Алар – Денис Бектин, Динар Тимофеев һәм Владислав Григорьев.

Хоккей турнирын ачу тантанасында Кумара районы башкарма комитетының яшьләр эше һәм спорт идарәсе начальнигы Илсур Кашапов, Кукмараның “Агрохимсервис” җәмгыяте директоры Валерий Тимофеев, авыл җирлеге башлыгы Василий Сафаров чыгыш ясадылар. Махсус хәрби операциядә һәлак булган Үрәсбаш егетләрен бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Ул егетләрнең әтиләре Анатолий Григорьев, Константин Тимофеев һәм Владимир Богданов (Денисның әтисе) та чыгыш ясады. Ватан кушкан хәрби бурычны үтәгәндә һәлак булган улларын онытмаулары, авыр чакта үзләренә ныклы терәк булганнары һәм балалары истәлегенә шушы турнирны оештырганнары өчен халыкка, авылдашларына рәхмәт әйттеләр.

Үрәсбаш авылы мәдәният йорты янындагы спорт мәйданчыгына, хоккей ярышы карау өчен, халык бик күп җыелды. Үрәсбаштан, тирә-як авыллардан гына түгел, Кукмараның үзеннән, Саба районыннан һәм Казаннан да килгәннәр иде.

“Итекле” хоккей ярышында барлыгы 7 команда көч сынашты. Үрәсбашның үзеннән өч команда, Поршур, Югары Чура, Түбән Чура һәм, шулай ук, күрше Саба районының Байлар Сабасы командалары.

Җанатарларның дәрт, көч биреп торулары астында барган ярышта җиңүчеләр түбәндәгечә булды: 1нче урында – Поршур командасы, 2нче урында – Үрәсбаш командасы, 3неч урында – Байлар Сабасы командасы. Җиңүчеләргә кубок һәм истәлек медальләре тапшырылды.

Турнир барганда спорт мәйданы янәшәсендә зур казанда итле, яшелчәле шулпа әзерләнелде. Табада кайнар коймаклар пешкән си тирә-якка таралды. Ярыштан соң, спортчылар да, турнир карарга килгән халык та шулпа ашады, кайнар чәй һәм коймак белән сыйланды. Алар барысы да аш-су осталарына – авылның мәдәният хезмәткәрләренә һәм Үрәсбаш балалар бакчасы җитәкчесе Любовь Павловага һәсм аның кулы астында эшләүчеләргә рәхмәт әйттеләр.

Ватан алдындагы бурычларын үтәгәндә, чын ир-егет үрнәге күрсәтеп, һәлак булган керәшен егетләре истәлегенә Үрәсбашта оештырылган “итекле” хоккей турниры – авыл халкының туганнарча бердәмлегенә, барысын да патриотик хис берләштерүгә үзе бер дәлил.

Фото: Урясьбашский СК

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев