Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Унбиш ел узса да...

Төзәлми торган яралар, бәгырьләрне гомер буе телгәли торган югалтулар була дөньяда. Түбән Кама районының Келәтле авылы егете, моннан 15 ел элек, 48 яшендә үкенечле үлем гомерен өзгән Николай Муллин белән бәйле истәлекләр дә аның авылдашлары, якыннары, аны белгән кешеләр күңелендә мәңге төзәлмәс авыр яра булып сакланадыр...

Сигез балалы гаиләдә уртанчысы булган Николай тырышлыгы, үҗәтлеге белән аерылып тора. Грозныйда армия сафларында хезмәт иткән чагында да, Николайлар частеннан авылдагы әтиләренә, “яхшы ул үстергәнсез” дип, рәхмәт хатлары  килеп тора. Хәрби хезмәтен тутырып кайткан Николай Түбән Камадагы иң зур төзелеш оешмасы булган “Татэнергострой” трестының комсомол оешмасына җитәкчелек итә. ДОСААФ комитеты председателе була. Шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү оешмасында директор булып эшли. Хәтерем ялгышмаса, нәкъ шул елларда аны үз вазифасыннан китәргә мәҗбүр иткән бер вакыйга булды. Җиңүнең 50 еллыгына, Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлегенә, Келәтле авылы зиратында һәйкәл салынды. Аны ачу тантанасы Питрау җыены көненә билгеләнгән иде. Әмма “уттай кызу урак өсте”н сылтау итеп, өстән бу бәйрәмне уздыруны тыйганнар. Николай Муллин авыл  картлары янына кайта. Уйлашканнан соң, керәшеннәрнең гомер буе сакланып килгән бу бәйрәменә чик куймаска булганнар. Питрауны халык гөр килеп бәйрәм иткән. Ә иртәгәсен Николайны эшеннән алалар... Язмышы әнә шулай аяк чалганда торып басыр,  яшәүгә үҗәтлек белән ялганыр көч таба Николай. Әле алай гынамы соң?! Йортлар төзү берләшмәсенең механикалаштыру һәм төзелеш транспорты идарәсен җитәкли. Николай Николаевич, гомере фаҗигале өзелгәнгә кадәр, 2нче ПАТПның директоры булып эшләде. Автобус транспорты предприятиесе эшен өр-яңадан үзгәртеп корды, автобус паркын яңартуга, биналарны ремонтлауга, ярдәмче хезмәтләр төзүгә, эш кешесен һәрьяклы кайгыртуга зур игътибар бирде. Ул җитәкчелек иткән чорда, аерым алганда, 2004 елда 2нче ПАТП Татарстанның иң яхшы автотранспорт предприятиесе булып танылды. Түбәнкамалылар булдыклы бу керәшен егетен хөрмәт иттеләр. Ә халык хөрмәте булдыклы кешеләрнең якты киләчәгенә юл башы булган совет заманы әллә ни артта калмаган иде шул әле. Әмма язмыш катлаулы...

Николай белән аның бертуганнары Келәтле авылы һәм Ключ Труда поселогы халкының да төп таянычы булдылар.  Ике авылның күпме чишмәсен төзекләндерделәр,  кулларыннан килгән кадәр юлларны төзәтеп-карап торучылар да шулар булды. Ике авыл өчен уртак булган Питрау бәйрәмнәрен ничәмә-ничә еллар буе оештырдылар. Николай Муллин, якты дөньядан китәренә бер ел алдан, инеш аша сиксән метр озынлыкта торба сузып, авыл чишмәсе агышын Питрау бәйрәме мәйданы ягына таба бордыртты. Чишмә янәшәсендә үк часовня да ясалды.  Керәшеннәр бирегә килгәч, иң яхшы теләкләр  юрап, вак акча калдыра, кулъяулык бәйләп китәләр иде. Авыл түтиләре дә, чәй өчен дип, шул чишмәгә суга киләләр, янәшәдәге беседкада ял итәләр иде. Элек шулай иде. Хәзер дә Николай чишмәсе үз көе, үз моңы белән агамы икән? Хәзер дә  Келәтле һәм Ключ Труда чишмәләренең тәмнәрен Николай Муллин кебек белүче, кадерләүче бармы икән? Хәзер дә авыл урамнары буйлап, Николай шикелле, һәр түти һәм һәр дәдәй белән исәнләшеп, хәл-әхвәл белешеп үтүче бармы икән?.. Хәтерлиме, онытмадымы икән Каршы тау, Урта чат елгасы бу керәшен егетен?..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Юк онытмыйбыз,авылдашым,класташым,бергэ уйнап ускэн дустым