Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Туым жондозы” фестиваленең сайлап алу зоналары билгеле булды

29 октябрь көнне Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә “Туым жондозы” – “Рождественская звезда” россиякүләм керәшен җыруын яшь башкаручылар конкурс-фестивален уздыру буенча киңәшмә узды.

Анда Республика керәшен иҗитмагый оешмасының исполком җитәкчесе Людмила Белоусова, “Бәрмәнчек” ансамбле директоры Артур Поляков, фестивальнең режиссёры Эльмира Кашапова, жюри председателе Геннадий Макаров, жюри члены Эльвира Камалова һәм жюри секретаре Лариса Басыйрова катнашты.

Киңәшмә барышында “Туым жондозы”  фестиваленең зоналар буенча сайлап алу турлары турында сөйләшенелде. Сайлап алу турлары Кайбыч, Казан, Чистай, Кукмара, Менделеевск шәһәрләрендә узачак.

Иң беренче сайлап алу туры, 5 декабрь көнне, Чистай шәһәрендә Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда (Нариман урамы, 61 йорт) була.

Чистай зонасына Алексеевск, Әлмәт, Зәй, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Чистай районнары керә.

Кукмара зонасына Мамадыш, Питрәч, Саба, Теләче, Кукмара районнары, Киров өлкәсенең Малмыж районы керә.

Менделеевск зонасына Алабуга, Балык Бистәсе, Тукай, Сарман, Менделеевск районнары, Яр Чаллы шәһәре, Удмуртия республикасының Грахов районы керә.

Кайбыч зонасына Кайбыч районы керә.

Казан зонасына Казан шәһәреннән конкурсантлар җыела.

Һәр турның датасы һәм вакыты турында алдан хәбәр итәрбез.

Гала-концерт Казанда, 2020 елның 2 февралендә 15.00 сәгатьтә “Московский” мәдәни үзәгендә узачак.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев