Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тукмак та биеде!

“Туйда бии тукмак та!” дигән әйтем яши.Чынлап та, Керәшен Сәрдәсендә төшерелгән туй сюжетларында тукмак та биегәндер!

9-10-11 сентябрьләрдә, өч көн буена авыл гөрләп торды. Сәрдәнең инде озак еллар буена мондый туйны – чынны түгел, юрине дә – күргәне булмагандыр.Онытыла шул йолалар, яшьләрнең бар да заманча – иске традицияләр буенча өйләнешәселәре килми. Шулай да, авылда әле туй йолаларын яхшы хәтерлиләр икән, бу тәҗрибә шуны күрсәтте. Барысын да җоласына китерергә тырыштылар.
“Мир” дәүләтара телеканалы керәшен туен октябрь урталарында – ноябрь башларында экраннарга чыгарырга вәгъдә итә. “Любовь без границ” тапшыруы атнага бер тапкыр, шимбә көннәрендә эфирга чыга. Программага күз төшергәләп, “үзебезнең” туйны көтәсе генә калды, җәмәгать! Өч көн буена төшергән туебыз экраннарга 45 минутлык фильм булып чыгачак.
Хәзерге яшьләр җола белән өйләнүгә искелек дип карый. Шулай да, кияү белән килен ролендә булган яшьләр – күптән түгел генә өйләнешкән матур парыбыз Юлия белән Сергей Туктаревларга туй традицияләре бик ошады.
Өч көнгә Сәрдәгә керәшеннең җола буенча иң дәрәҗәле белгечләре җыелган иде дисәк тә, ялгыш булмас. Консультацияләр бирү өстенә, фольклорчы галим Геннадий Макаров кызның әтисе ролен дә башкарды. “Бәрмәнчек” ансамбле артисткасы Елена Григорьева киленнең әнкәсе булды. Питрауда “Димче Гөрпи почмагы”н тотучы, инде кавыштырган парларының санын үзе дә белмәүче актриса Аграфена Васильева яучы ролендә бөтен профессиональ осталыгын күрсәтте. Костюмнар буенча белгеч Валентина Максимова, кыяматлык ролен башкарып, кәбен койдырганнан соң киленгә “баш бәйләтте”. Кыз ягыннан кода-кодачаларны Казаннан “Айбагыр” ансамбле “артистлары” башкарса, егет ягын тулысы белән Сәрдәләр һәм авылның “Чулпы”, “Сәяр” халык ансамбльләре “уйнады”. Баш рольләрдә егетнең “әнисе” Нина Фадеева, “тутасы” Ольга Семенова белән “дәдәсе” Олег Волков, “дус егете” Айдар Маннапов булдылар. Егет өен “киендерү”, килен төшерү һәм туй итү мәшәкатьләре Лидия һәм Александр Яковлевлар йортында барды. Иң җылы, күңелгә якын да, серле дә эпизод, мөгаен, Сәрдәнең Изге Николай чиркәвендә яшьләргә кәбен койдыру булгандыр. Геннадий әтей Сизов бу җоланы төшерүгә җан җылысын салып, зур җаваплылык белән әзерләнгән. Ә инде “Бәрмәнчек” ансамбленең туйда күрсәткән бию, уеннарын карарга бөтен авыл җыелды.
Бу мәшәкатьле булса да, күңелле чара безгә нәрсә күрсәтте соң? Беренчедән, әле җолаларны беләбез икән, җәмәгать, аларны бергә туплап, системага салып, өч көндә җырып чыгу шуны күрсәтте. Икенчедән, әле хәтер һәм җолаларны белүчеләр исән чакта, телеканаллар өчен урысча түгел, ә чын үзебезчә итеп, үзебез, тарихыбыз һәм яңа буыннар өчен туйларны төшереп калдырырга кирәк. Төрле төбәк керәшеннәренең туй җолалары да төрле икәнен дә исәпкә алсак, (бу хәтта Сәрдәдә дә күренде), төшереләсе картиналар да берничә булырга тиеш.Тәҗрибә тупладык, тормышка гына ашырасы калды.Рәхмәт мәскәүлеләргә!Рәхмәтнең тагы да зурысы – сәрдәлеләр белән Питрәч районы администрациясенә. “Туй күтәрешкәннәре” өчен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев