Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Туганнарның ачык җөзләре” – фотоларда

Түбән Кама керәшен оешмасы тарихи фотолардан күргәзмә әзерли

Быел үзенең 30 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнә торган Түбән Кама керәшен оешмасы  халкыбыз мәдәнияте өчен кирәкле әнә шундый зур эшкә тотынган. 

Бүгенге көндә җирле керәшен оешмасына  Балчыклы авылыннан элгәреге фотоларны туплап, китереп тапшырганнар инде.

Шулай ук, нигезен булачак Түбән Камага биреп, халкы тулысынча шәһәргә яки Красный Ключка күченгән Чәбия авылы керәшеннәре дә альбомнарында сакланган фотоларны китергәннәр.

Шәһәр төзелгән вакытта үзенең бер урамын саклап кала алган Актүбә керәшеннәре дә кадерле истәлекләрен алып килгәннәр.  

 Райондагы керәшен авылларыннан тарихи фотолар күргәзмәсе өчен карточкалар җыю әле дәвам итә. Аларны халык үзе китерә. Еллар агышы саргайткан, кәгазе уңып искергән фотоларны заманча технология ярдәмендә яңартуга  керешелгән инде.

Түбән Кама төбәгендәге керәшен авыллары тарихын чагылдырган “Туганнарның ачык җөзләре” дигән фотолар күргәзмәсе киләчәктә  халкыбыз тарихын өйрәнү өчен дә зур ярдәмлек булыр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев