Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Туганайлар”ның журналистлары Чия башын урап кайтты

Мамадыш районындагы Никифорово (Чия башы) авылының бүгенгесе

Атна башында безнең редакция хезмәткәрләре Чия башына барып, авылның хәзерге тормышы, анда яшәүчеләрнең хәл-әхвәлләре белән таныштылар.
Никифорово һәм Сәртек авылларын берләштергән җирлектә барлыгы 246 хуҗалык бар, рәсми теркәлгән кешеләр саны – 367. Шуларның 257се җирлектә яши, калганнары – башка урыннарда. Эш яшендәгеләр – 187 кеше.

Авыл җирлеге үзәге булган Никифоровода беренче тукталышыбыз – мәктәпне, китапханәне, мәдәният йортын һәм авыл җирлеге башкарма комитетын үз эченә алган заманча бинада булды.

Тугызьеллык мәктәп тормышы белән безне директорның укыту һәм тәрбия эше буенча урынбасары Тамара Максимова таныштырды. Хәзерге вакытта биредә 14 бала белем ала, шуларның 1се – Сәртектән, калганнары – Чия башы балалары. Мәктәп укучылары тәрбияле – исәнләшә белүләре, үз-үзләрен тотышлары да шул хакта сөйли. Аларның үз ана телләрендә аралашулары да укытучыларның балаларда туган телгә карата дөрес караш тәрбияли алуларын сөйли.

Валентина Спиридонова авыл китапханәсенең мәктәп белән бер бинада урнашуын төрле кичәләр, очрашулар, әңгәмәләр үткәрү өчен бик тә уңайлы дип саный. Китапханәче Валентинаның эш урыны ялт итеп тора. Стеналарның буеннан-буена сузылган киштәләрдә – китаплар. Өстәлләрдә – газета-журналлар төпләнмәләре. Арада, әлбәттә, үзебезнең “Туганайлар” газетасы да бар.

Мәдәният йорты директоры Петр Кириллов та үз эшенең остасы. Ул да барлык бәйрәмнәрне дә халыкны җәлеп итәрлек итеп оештыру осталыгына ия.
Авыл җирлеге башкарма комитеты да иркен бүлмәләрдә урнашкан. Авыл җирлеге башлыгы Сергей Степанов соңгы ике елда башкарылган эшләр, киләчәккә уй-плананры белән дә уртаклашты.

Чия башының 1883 елда төзелгән чиркәвен дә кереп карап, аны төзекләндерүнең барышы белән дә таныштык.

Авылда күпләп терлек асраучы Гурьяновлар гаиләсендә дә, дүрт бала үстерүче Любовь Офицероваларда да булдык.

Чия башының узганнарын сагынып, “бу көннәрне күргән өчен Ходайга тау инде, балалар”, дип булганына шөкер итеп яшәүче Татый һәм Марҗый түтиләр белән дә очрашып сөйләштек.

Борынгы керәшен милли киемен кигән Чия башы түтиләре һәм хатыннары җырлаган урам көе әле дә күңелдә яңгырап тора шикелле...

Чия Башы авылы турында тулырак газетабызның киләсе саннарында укый аласыз. 

Түбәндәге видеоязмада Татый һәм Марҗый түтиләр чиркәү-керәшен телендә иман әйтә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев