Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Туганайлар" керәшен фольклор ансамбле турында кызыклы фактлар

"Туганайлар" керәшен фольклор ансамбле 2015 елда С.Гассар исемендәге Мәдәният йорты базасында Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Анна Рябова һәм Менделеевск районның керәшен җәмгыяте актив әгъзасы Валентина Исакова инициативасы белән оештырыла

"Туганайлар" керәшен фольклор ансамбле 2015 елда С.Гассар исемендәге Мәдәният йорты базасында Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Анна Рябова һәм Менделеевск районның керәшен җәмгыяте актив әгъзасы Валентина Исакова инициативасы белән оештырыла. Алар икесе дә тумышы белән авыл җирлегеннән, иҗади интеллигент гаиләләрдән чыккан, күңелләрендә әле һаман да әти-әниләре һәм авыл халкының өлкән буыны тарафыннан җырланган җырулар яңгырый.

Яңа фольклор коллектив керәшеннәрнең уникаль фольклорын торгызу һәм яшь буынга ата-баба гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен саклау һәм яңарту максатында төзелгән. Моңа кадәр Менделеевск районының дүрт авылында, нәкъ менә керәшеннәр төпләнеп яшәгән урында, фольклор ансамбльләр эшләп киләләр. Әмма Менделеевск шәһәрендә мондый ансамбль әле юк иде.

2015 елның ноябрендә “Туганайлар” керәшен фольклор ансамбленең беренче репетициясе була, аның составына педагоглар, дәүләт учреждениеләре, хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләре, эшчеләр һәм пенсионерлар керә. Керәшеннәрнең җырларын, биюләрен, гореф-гадәтләрен һәм йолаларын өйрәнү буенча зур эш башлана. Үзенчәлекле тел, җырлау манерасын үзләштерергә тырышу, бик зур теләк нәтиҗәсендә ансамбль җитәкчеләренең дә, катнашучыларның да беренче уңышлары барлыкка килә.

Ансамбльнең дебюты 2016 елның 8 гыйнварында Мәдәният сараенда үткәрелгән «Нардуган» кичәсендә була, анда Менделеевск районы керәшен ансамбльләре, Алабуга һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән кунаклар җыела.

Хезмәттәшләрен Татарстан Республикасының атказанган керәшен артисты Виталий Агапов та хуплый. Бу чара коллектив өчен истәлекле вакыйгага әверелә, ул яңа очрашуларга һәм яңа уй-фикерләрне тормышка ашыруга старт бирә.

Коллектив җитәкчесенең аралашучанлыгы, коллективны үстерү белән кызыксынуы, "Туганайлар"ны район фольклор ансамбльләренең зур гаиләсенә кертә һәм алар барлык шәһәр һәм район чараларында катнаша башлый.

“Туганайлар” керәшен фольклор ансамбле репертуарында керәшеннәрнең халык җырлары, йола күренешләре һәм биюләре бар. Фольклор коллективының беренче чыгышы «Туганнарым» җыры булганга, ансамбльның исемен дә “Туганайлар” дип атарга карар кылына.

Шушы кыска гына вакыт эчендә ансамбльдә катнашучылар зур тату гаиләгә әверелде, аларның иҗатларын сөюче тамашачылары барлыкка килде.Коллектив үсә, концертлар оештыра, төрле чыгышлар ясый. Бу авылларда яшәүчеләр белән очрашырга, иҗади тәҗрибә тупларга,аның белән уртаклашырга мөмкинлек бирә. Әлеге искиткеч ансамбльның сәхнәгә һәр чыгышы тарихи бондюг җиренең визит карточкасы булып тора, анда керәшен халкының үзенчәлеге һәм традицияләре чагыла. Иҗат коллективын халык җырларына чиксез мәхәббәт, ә иң мөһиме - туган якның мәдәни мирасын сакларга һәм үстерергә омтылыш берләштерә.

2020 елның 1 сентябрендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының 574 нче боерыгы белән “Туганайлар” керәшен фольклор ансамбленә «Халык ансамбле» исеме бирелде. Сәнгать җитәкчесе - Гизатуллина Ясминур Галиевна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев