Конкурс 24 октябрьдән 22 декабрьгә кадәр барды
Бүген "Туганайлар" кайда - мин шунда" ("Туганайлар" всегда со мной") конкурсының онлайн тавыш бирү этабы тәмамланды. Иң күп тавыш җыеп ( 246 ) Казан шәһәреннән Диана Чуктиева җинүче дип табылды. Ул "Туганайлар" газетасы белән Кронштадт шәһәрендә фотога төшкән иде.
Катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез. Ә Диананы редакциябезгә, бүләк алырга чакырабыз. Алдан безнең белән элемтәгә чыгуыгыз сорала.
Нет комментариев