“Туганайлар” 300 подписчигын югалтты. Керәшеннәр нигә керәшен газетасына язылмый?
2018 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугатка язылу кампаниясе тәмамланды. “Туганайлар” республика керәшен культура-агарту газетасына барлыгы 960 кеше язылды
Бер яктан, Интернет белән кулланыш алга киткән саен, басма газета-журналлар үзләренең подписчикларын югалта барган көндә бирелгән “план”ны тутыра алуыбызга шатланабыз. Икенче яктан, бердәнбер керәшен газетасының елдан-ел подписчикларын югалта баруына борчылабыз. Әле бу елның беренче яртыеллыгына газетабызга 1300ләп кеше язылган иде. Икенче яртыеллыкка инде 300ләп яраткан укучыбызны югалттык. Керәшеннәр нигә керәшен газетасына язылмый? Фикерләрегезне язып җибәрегез әле, газета укучыларыбыз.
Әле дә безнең белән булган укучыларыбызга, спонсорларыбызга, керәшен җәмәгатьчелегенә, активистларга, республиканың район, шәһәр керәшен оешмаларын җитәкләп баручы карендәшләребезгә, барыгызга да зур рәхмәт белдерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Комментарии
0
0
Янарыш кирэк
0
0
Белоусова Людмила
0
0
Нинди?
0
0