Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Туган туфракка береккән

Үзе галим, үзе җитәкче, авыл хуҗалыгы белгече Валерий Романович Назаров белән без Чистай районының Актау авылына баргач күрештек

Бу көнне авылда зур бәйрәм – Покрау иде. Авылның ярым җимерек чиркәвенә күрше авыллардан да килгәннәр, Чистайдан да авылдашлар кайткан. Валерий Романовичның туган авылы Красный Ключ та кайчандыр шушы чиркәү приходына караган. “Минем нәнә монда соңгы тапкыр 1937 елда келәүдә булган. Шул чагында аларга чиркәү ябылу турында әйткәннәр”, – дип искә алды Валерий Романович.

“Авыл үзлегеннән яши биредә. Халык бер юнәлеш алды, гаилә фермалары оешты, җир хуҗалыклары бар”, – ди Валерий Романович.  – Калган җирләр “Закамье-агро” инвесторында һәм мин җитәкләгән “Луч” ширкәтенә (ООО) карый.”

Авылда агротуризм юнәлешен җәелдерергә була, дип саный Валерий Романович. Авыл янәшәсендә генә сероводород чыганагы тибә икән. Химик составы буенча су Ульяновск өлкәсендәге “Кленовая гора” санаториясендә чыга торган шифалы суга тиң, ди ул.

Суны авылга кайтарып, махсус программа төзеп, туристлар китерергә, профилактик-сәламәтләндерү проекты да эшләп булыр иде, ди ул. Әлеге шифалы су – авыл халкына Ходайдан бирелгән табигать байлыгы, аны үзләштерү өчен бернинди өстәмә чыгымнар да кирәк түгел. Ә инде урнашу ягына килгәндә – бүгенге көндә 4 бала укучы, ике этажлы, бар уңайлыклары булган бер дигән бина үзенең яңа кулланучыларын көтә. Авылны күтәрү, яшәтү, эш урыннары булдыру өчен бер дигән проект булыр иде бу, дигән уйда Валерий Назаров.

“Луч” хуҗалыгын 27 ел буена җитәкли ул. Хуҗалык рентабельле эшли, ел саен өстәмә керемнәр алалар икән. Әлбәттә инде, бу элеккеге “Луч” совхозы түгел. Шулай да, зарланмыйлар, тырышалар.

Биология фәннәре докторы Валерий Назаровны берничә тапкыр зур урыннарга дәшеп караганнар. “Ике тапкыр президент аппаратына чакырдылар. Мәскәүгә, ветеринария академиясенә укытырга да чакыру килгән иде, – ди ул. Тик аның туган ягы, кендеге береккән җирен калдырып китәсе килмәгән. Ул үзенең язмышын, яшәешен бары шушында, җир кешесе итеп кенә күрә.

11 ноябрь көнне Валерий Романович үзенең юбилеен – 60 яшьлек гомер бәйрәмен каршылый. Аның әле проектлары күп, эшләсе эшләре дә кырык якка кырылып ята. Нәкъ Назаров кебекләр турында “Где родился, там и пригодился”, – диләр урыслар. Без дә, кушылып, туган туфрагына береккән карендәшебезгә изге-эшләрендә көч-куәт, сәламәтлек телик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев