Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына керәшен җәмәгатьчелеге зур чаралар планлаштыра

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә, киләсе елга эш планы төзү буенча фикер алышу узды

2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы булачак. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юлламасында хәбәр итте.

Шушы уңайдан, Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә, киләсе елга эш планы төзү буенча фикер алышу узды. Анда фольклорчы, галим Геннадий Макаров, “Бәрмәнчек” дәүләт ансамбле художество җитәкчесе Эльмира Кашапова, Тихвин чиркәве настоятеле Алексей Колчерин, Казан шәһәре керәшен оешмасы җитәкчесе Светлана Борисова, үзәкнең мәгълүмати-методик тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Ирина Муллина белән беррәттән, “Туганайлар” газетасының баш редакторы буларак, мин дә катнаштым.

Киңәшмәне башлап, Я.Емельянов исемендәге үзәк директоры Людмила Белоусова, туган телне саклау проблемасының бар җитдилеге белән алга килеп басуын ассызыклады. “Керәшен җәмәгатьчелеге әлеге мәсьәләнең мөһимлеген аңлап, туган телебезне саклау, популярлаштыру һәм үстерү буенча, Президент Аппаратына үз чараларын тәкъдим итәчәк. Бу зур эшне республика керәшен иҗтимагый оешмасы, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк, Тихвин чиркәве һәм “Туганайлар” газетасы белән берлектә һәм бер тандемда башкарачакбыз”, – дип белдерде Людмила Белоусова.

26 март – керәшеннәрнең беренче шагыйре Җырчы Җәкәүнең (Яков Емельянов) туган көне. Шушы истәлекле дата уңаеннан, керәшен композиторлары, язучы-шагыйрьләре белән берлектә, мәдәни үзәк хезмәткәрләре “Җәшнә, кояш, җалтыра” дигән фестиваль оештырырга җыеналар. Бүгенге көндә әлеге чараның Положениесе әзерләнелә. Шигърият бәйрәме оештыру да күздә тотыла.

Киләсе елга “Бәрмәнчек бакчасы” дип исемләнгән республика керәшен православ культурасы фестивален планлаштырулары турында Эльмира Кашапова сөйләде. “Әлеге фестиваль керәшеннәренең чиркәү җыруларын, шигъри, тел традицияләрен саклау һәм үстерү; хор төркемнәренең башкару осталыгын арттыру; чиркәү һәм фольклор коллективларының репертуарын киңәйтү максатын куя”, –  дип әйтте Эльмира Кашапова.

Туган телләр елында фәнни-практик конференцияләр уздыру да планлаштырыла. “Киләсе елга керәшеннәрнең беренче укытучысы, священник Василий Тимофеевның тууына 185 ел тула. Шулай ук керәшеннәр турында кызыклы язмалар, тарихи һәм тикшеренү эшләрен туплаган җыентык бастыру да яхшы булыр иде”,  – дип тәкъдим итте Алексей Колчерин.

Казан мәктәпләрендә генә дә 30га якын карендәшебез татар телен укыта.Бу хакта Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының мәгариф идарәсендә уку дисциплиналары буенча методист булып эшләүче Светлана Борисова әйтте. “Туган телләр елында керәшен укытучыларын бергә туплап  чара уздырылса иде”, – дигән фикерен дә белдерде ул.

Керәшенчә язучы һәм яшәргә өйрәтүче “Туганайлар” газетасы да Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына зур өметләр баглый. Планыбызда укучыларыбыз арасында кызыклы һәм мавыктыргыч конкурслар оештыру һәм 100 еллык тарихы булган керәшен-чиркәү телендә язылган язмалар белән таныштыру да бар. Бәлки, әле “Керәшенчә диктант” та язарбыз...

Керәшен җәмәгатьчелеге,  Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, зур эшләр тәкъдим итә. Болар барысы да республика күләмендә оештырылачак. Карендәшләребезнең әлеге чараларда катнашуы бик мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев