Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Каманың “Сүрәкә” фолькор ансамбле җитәкчесе булган Валентина Тупаеваны сагынып

Әллә көзнең елак көннәре тәэсире, әллә күңелнең ботагыннан аерыласын сизеп моңсулыкка бирелгән агач яфрагына охшаш халәте – дулкын-дулкын булып, хатирәләр ташкыны ургыла.

Бу юлы, тора салып, күңелемдә Валентина Тупаевага бәйле истәлекләр калыкты. Түбән Кама ягында бик күпләр аны “Сүрәкә” керәшен халык фолькор ансамбле җитәкчесе буларак беләдер, чын дөньяга күчсә дә, онытмаганнардыр әле. Ә минем күңелгә әле Валентина керәшен биюен иң оста башкаручы буларак та кереп калды.

Мәктәпне тәмамлагач, Алабуга мәдәният-агарту училищесына укырга керә ул. Шунда үзе белән булган бер хәлне сөйләгәне истә әле. Костюмнар тарихы фәнен алып баручы укытучыга керәшен милли киеме эскизын ясап китерә Валентина. Укытучы кат-кат күздән кичерә дә: “Бу кайсы халык киеме”, – дип сорый. Валентина каушап калмый, шунда ук: “Безнең керәшеннәрнеке”, – ди. “Андый халык юк ул”, – ди укытучы кәгазьдәге эскизны аркылы-торкылы сызып. “2”ле билгесе куярга да онытмый. Гарьлегеннән күз яшьләренә буылып, Валентина бүлмәдән чыгып йөгерә. Әмма укытучының кискен сүзләре белән килешми. Уйлый торгач, керәшеннәрнең барлыгын бу укытучыга раслау юлын таба. Җаен туры китереп, керәшен биюен биеп күрсәтә һәм: “Биюе дә, киемнәре дә булгач, ничек инде ул керәшен дигән халык булмасын?!”, – ди.

Училищеда укучы Валентина сәхнәгә дә керәшен биюе белән чыга. Биеп бетергәч, тамашачының ныгытып кул чабуын күреп, сөенеченнән йөзе балкый: “Яраталар бит аның биюен!”.

Валяның, тырыша-тырыша, төрле як керәшеннәре биюен өйрәнгәнен күргәч, дәү түтие иске өлге буенча керәшен күлмәге һәм алъяпкычы тегеп тоттыра, әнисе үзенең сүрәкәсен бирә. Алабугадагы училищеда укучы кызның, әтисе Владимирга охшап, биюгә сәләтле икәнен беләләр һәм кулларынан килгәнчә ярдәм итәргә тырышалар.

Владимир исә кызларын да, үзе шикелле, өздереп гармун уйнарга гына өйрәтеп калмый, биюне дә яраттыра. “Әмма чегән биюен әти кебек оста биеп булмады”, – дип уфтанып әйтеп куя иде Валентина. Аның бәләкәйдән ятим калган әтисенә хөрмәте һәр сүзеннән сизелә иде шул.

Владимирның әтисе, укытучы Герасим Темячевны 1943 елны кулга алалар. Хатыны шул кайгыдан үлеп китә. Унөч яшендә Владимир үзенең бертуганы белән ятим кала. Өйләрендә ялгызлары яшәүче бу ике бала ачлыктан шешенәләр. Владимирның яшьтәше Аннаның ата-анасы аларны кызганып, үзләренә ашарга чакыра башлыйлар. Шулай итеп, ятимнәрне ач үлемнән коткарып калалар. Ул чагында Анна белән Владимир уртак гаилә юларыннан иңгә-иң торып атлар дип, олылар уйларына да китермиләр... Ирле-хатынлы Темячевлар туган авыллары Троицки авылыннан шәһәргә күченәләр. Дүрт балаларын да чын керәшеннәр итеп үстерәләр. Алабуаг училищесын тәмамлап, Түбән Кама район мәдәният йортына эшкә кайткач та, Валентинаның биюне онытмый. Әле алай гына да түгел, Афанас  һәм Красный Ключ яшьләреннән биючеләр ансмабленә кадәр оештыра. Десантчы Григорий Тупаев белән дә аларны керәшен биюе очраштыра, керәшен биюе кавыштыра...

Көзнең кояшны болытлар артына яшеренгән елак бер көнендә агач боткларыннан аерылып, җил канатында салмак кына бөтерелә-бөтерелә, җиргә түшәлүче сап-сары яфраклар, нишләптер, биюче Валентинаны искә төшерде. Җәйләр ямен үзләренә сары балкыш итеп күчергән яфраклар талпынуында, әйтерсең керәшен кызы Валентинаның биюе кабатлана...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Спасибо большое, что не забываете нашу маму