Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камадан Чеботаревлар - җырлы, моңлы нәсел

Фирая Моратованың «Мәңге җәшә, Келәтле!» китабыннан өзек тәкъдим итәбез.

Ключ Труда поселогы кызы Лидия Ивановна Чеботарева (1959 елгы) Түбән Кама шәһәрендәге «Яшьлек», «Нардуган» ансамбльләрендә һәм, шулай ук, «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамблендә җырлап йөри. Лидия әле композитор Илһам Хисмәтуллин җитәкчелегендәге «Илһам» ансамблендә дә профессиональ җырчы булып эшли.

Ключ Труда поселогының керәшен кызы Лидия «Яшьлек»тә җырлаган чакта, телевидение тапшыруы әзерләү өчен, ансамбльне Казан шәһәренә чакыралар. Бу узган гасырның сиксәненче елларында була. Тапшыруда Лидия башкарган «Төнге серенада» җырын тамашачы бик тиз отып ала. Екатерина Закирова – җиңел атлетика буенча Россиянең спорт остасы. Җырлы пластинка да чыга. Җәйге Түбән Кама урамнарында йөргәндә, ачык тәрәзәләрдән үзе башкаруындагы «Төнге серенада»ның ишетелүе Лидиянең күңел кылларын тибрәндереп, көйләр иҗат итәргә рухландыра.

Лидия Чеботарева үзенең кызы Лариса белән

Лидиянең җырга-моңга сәләте әтисеннән – тыл ветераны Иван Чеботаревтан күчкән. Иван дәдәй яшьтән үк җырлый, моңлы тавышлы була. Көйләрне дә үзе чыгара...

Лидия хәзерге вакытта үзе яши торган Зур Афанас авылында «Серле мәләнчек» ансамблен оештыра. Түбән Кама керәшен мәдәни-этнографик җәмгыятенең Олы көнгә багышлап, 2018 елның апрелендә Халык иҗаты йортында уздырган бәйрәмендә Лидия Чеботарева җитәкчелегендәге «Серле мәләнчек» фольклор ансамбле беренче мәртәбә зур сәхнәдә чыгыш ясады...

«Серле мәләнчек» – үзенчәлекле ансамбль. Лидия аңа үзенең бертуганнарын, кардәш-ыруын җыйган. Алар – Татьяна Ивановна Вафина (1957 елгы), Нина Ивановна Калмыкова (1961 елгы), Светлана Ивановна Аксенова (1965 елгы), Виктолина Михайловна Кузнецова (1964 елгы). Виктолина – Бөек Ватан сугышында һәлак булган Федор Кирилловның оныгы. Виктолинаның әнисе Татьяна – шул Федор белән Анастасиянең кызы. Анастасия үзе, әтисе Иван яклап Лидиягә кардәш, ягъни туганнан туган тутасы була. Ансамбльдә, шулай ук, Лидиянең әнисе Зинаиданың бертуганы Мария кызы Людмила Романовна Лукоянова да йөри. «Серле мәләнчек»тә ирле-хатынлы Харитоновлар да бар әле: Зоя Ильинична (1960 елгы) һәм Мартыш керәшене, гармунчы Павел Николаевич (Келәтледә өй җиткезгәннәр, уллары Сергей, шин заводында инженер булып эшләүче кызлары Алена да кайтып йөри).

Лидия Чеботарева (сулдан өченче) җитәкчелегендәге «Серле мәләнчек» фольклор ансамбле

Лидия Чеботарева тормышының әти-әниле елларын исенә төшереп, ике яклап та аларның туганнарын барлап чыкты.

Әтисе Иван Васильевич Чеботарев (1931 елгы) гомере буе механизатор булып эшлгән. Ключ Труда поселогында яшәгәннәр. Әнисе, 1934 елгы Зинаида Ивановна (кыз чактагы фамилиясе Малова) бик иртә, 47 яшендә үк дөнья куя.

Әтисе Иван гаиләдә төпчек бала була. Аның ике дәдәе – Михаил һәм Павел Бөек Ватан сугышында һәлак булалар. Федор исемле бертуганы гомере буе Зәй районындагы Туңылҗада яши, леспромхозга җитәкчелек итә. Тутасы Анастасия (ире Федор яу кырында ятып калган) Ключ Труда поселогында гомер кичерә. Лидия хәтерендә әбисе – әтисе Иванның әнисе Татьяна Андреевна иске керәшен көйләрен искиткеч матур тавыш белән җырлаучы буларак саклана.

Лидиянең әнисе Зинаида Ивановна туганнарыннан иң олы тутасы Ольга Келәтледә яшәгән. Аның кызы, 2нче ПАТПда склад мөдире булып эшләгән Антонида да якты дөньяда юк инде. Тагын бер тутасы Анна Келәтленең, керәшеннәр үзара әйткәнчә, Ботала Николае белән гаилә корган. Тихон исемле туганы Ключ Труда поселогында торган.Алексей исемле туганы милициядә эшләгәндә үлгән... Зинаидадан соң туган төпчек сеңелләре Мария дә Келәтледә яшәгән.

Лариса Басыйрова (уртада) сәхнәдә профессиональ җырчы буларак чыгыш ясый

Лидиянең бертуган тутасы Татьяна Вафинаның улы Эдуард – Казанда, ә Радик исемлесе Түбән Камада яши. Сеңлесе Нина Калмыкованың улы Андрей да, кызы Зинаида да «Нижнекамскнефтехим» җәмгыятендә эшлиләр. Төпчек сеңлесе Светлананың ире Михаил Николаевич Аксеновның әнисе Келәтленеке – Алксандра Михайловна Осипова. Светлананың улы – Сергей.

«Моннан егерме еллар элек, беренче мәртәбә, Ключ Труда поселогында кичке уен оештырдык. Аңа хәтле әле Геннадий Муллин янына килеп, Сабантуйны музыка белән алып бару турында киңәшләштем. «Булдыра аласың икән, эшлә», дип ризалыгын белдерде, – дип сөйли Лидия Чеботарева. – Турыдан-туры Келәтле мәйданына төшәргә батырчылык итмәдек. Бер көн алдан Ключ Труда поселогында «Кичке уен» оештырырга булдык. Шәңгәлчегә барып, совхоз директоры Харис Ясәвиевичтән машина сорап төштем. Ул бортлы «Камаз» бирде. Аны Ключ Труда поселогы башына куеп, сәхнә көйләдек. Җиде авылдан халык җыелды. Беренче елны музыкант Альберт Абдуллинны (мәрхүм) чакырдым (икенче елны Илфат Абдуллин да килгәч, ике баян белән уйнадылар). Шундый күңелле булды. «Подгорный»га түтиләрне биеттек тә, җырлаттык та. Икенче көне Келәтле Сабантуенда концертны тулысынча үзем алып та бардым, үзем җырладым да, башка артистлар юк иде. Уеннар да оештырдым».

«Серле мәләнчек» ансамбле Келәтле, Ключ Труда керәшеннәре җыруларын тамашачыга җиткерә. Фонограммага җырчылары авыз ачып, авыз ябып торучы ансамбльләрдән аермалы буларак, үз табигый тавышлары белән җырлауга өстенлек бирәләр. Башкача була да алмыйдыр, чөнки керәшен җыруларын бар нечкәлекләре белән тамашачыга җиткерүне, җырчылар моңының табигыйлеген саклауны максат итеп куя «Серле мәләнчек» җитәкчесе. Оешуларына бик аз вакыт үтсә дә, алар үзешчән ветеран башкаручыларның муниципаль районкүләм фестивалендәге «Фольклор» номинациясендә лауреат исемен яулаганнар…

Лидия Чеботареваның табигый таланты балаларына, оныкларына да күчкән. Җырчы Лидия белән Келәтле егете Иван Васильевич Мәхмүтов (вафат) гаиләсендә ике сәләтле бала, музыкага гашыйк җаннар дөньяга килгән: Лариса һәм Николай. Уллары Николай – институт тәмамлап югары белем алган, кулы һәр эшкә ятып торучы булдыклы егет.

Кызлары Лариса Түбән Камадагы 19нчы мәктәпнең беренче классында укыганда ук, сәхнәгә чыгып, «Кыр казлары»н җырлый. Җәйге озын ялларын Ключ Труда поселогында яшәүче Иван бабае һәм үги әбисе Пелагея янында уздырган кызчыкның иң яраткан шөгыле җырлау була. Мәскәү дәүләт гуманитар-икътисад институтының Түбән Кама филиалын тәмамлап психолог белгечлеге алгач та, Лариса җыр дөньясыннан аерылмый.

Лариса Басыйрова (ире буенча фамилиясе) – 2012 елда Казан шәһәренең Совет районы мәгариф бүлеге тарафыннан оештырылган «Әни, Әнкәй, Әнием» дигән бәйгедә катнашып, беренче урын ала. 2014 елда Чаллы шәһәрендә узган «Чаллы тавышы» телевизион яшьләр проектында җиңү яулый. «Татар моңы-2015» халыкара телевизион конкурсында III дәрәҗә лауреат исеменә лаек була. 2017 елда Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты мәдәният идарәсе тарафыннан, югары профессиональлеге һәм үзара хезмәттәшлеге өчен, Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Сүз уңаеннан, Мамадыш районының Җөри авылында уздырылган Питрау җыеннарының 2016 һәм 2017 елгыларында, төп сәхнәдә, Лариса керәшен һәм, шулай ук, көйләрен үзе иҗат иткән җырларын яңгырата. Лариса башкаруындагы керәшен җыруын «Татар» радиосында да ишетергә мөмкин:

– Әйдәгез, туганнар, безләр басыек,

Басмалардан тасма ясыек, әй, ясыек...

Ире – Актаныш ягы егете Илназ белән үзләренең ундүрт яшьлек уллары Тимурны һәм унике яшьлек кызлары Әминәне дә җыр-моң белән тәрбиялиләр. Уллары – гитарада һәм бәрмә уен коралларында, ә кызлары фортепианода уйный. Әминә әле вокал белән дә шөгыльләнә.

Лариса үзе көйләр иҗат итә. Бисер һәм чигү җепләре ярдәмендә, күңел хисләрен картиналарга, иконаларга да күчерә.Шундыйлардан, Серафим Саровский, Казанская Богородица, Матрона Московская кебек изгеләр сурәтен, Казандагы Кол Шәриф мәчетен мисалга китерергә була.Катнаш гаиләдә ике динне дә, керәшен һәм татар җыр-моңнарын да тигез күреп яши җырлы, моңлы нәсел дәвамчысы булган Лариса.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев