Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада «Покрау җитсә, көзләр китә» дигән фольклор дәресе уздырылды

Фольклор дәресне җирле керәшен оешмасы җитәкчесе урынбасары Эльмира Гыйльметдинова уздырган. Дәрес, кече яшьтәге мәктәп балалары үзенчәлеген истә тотып, алар аңларлык телдә алып барылган.

Түбән Камада 1нче гимназиянең 3нче класс балалары өчен фольклор дәресе уздырылды. Укучылар «Ак калфак» клибын караганда, Эльмира апалары комментарийлар биреп, керәшен хатын-кызларының милли баш киеме, аның тарихы турында сөйләгән. 

Питрау панносын күрсәтеп, элекке заманда кызларның һәм егетләрнең зур тырлауга уенга чыкканнарын, шунда бер-берсенә күз атканнарын һәм Покрауда туй иткәннәрен дә телгә алып үткән. 

Покрау, аның ниндирәк бәйрәм булуы һәм ни өчен картларның «Покрау җитсә, көз китә» дип әйтүләре турында да аңлаткан. Покрауга бәйле әйтемнәрне дә искә төшергән. Соңыннан ул әйтемнәрне укучыларның үзләреннән дә әйттереп караган.

Балаларга керәшен биюенә хас булган элементларны да өйрәткән ул. Соңыннан бергәләп биеп тә алганнар әле.

Укучыларны Эльмира Гыйльметдинованың өстендәге керәшен күлмәге, альяпкычы һәм баш киеме дә кызыксындырган. Ул аларның Олы Аты авылыннан биредәге музейга тапшырылган кием икәнен әйтеп, керәшен киемнәре тарихына да тукталып узган. 

Укучылар яудырган сорауларның берсе дә җавапсыз калмаган. 

«Покрау җитсә, көзләр китә» дигән фольклор дәрестә 3нче класс балалары керәшеннәрнең кемнәр икәнен, аларның узганын, бүгенгесен белеп һәм биюләрен өйрәнеп, музейдагы бай экспонатлар белән танышып, вакытларын бик тә файдалы уздырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев