Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада керәшен чиркәвен ачарга җыеналар

Шәһәрдәге яңа керәшен чиркәвендә иконастас урнаштырылып, изгеләрнең төсләрен ясауга керешкәннәр

6 декабрьдә Түбән Камадагы бу керәшен чиркәвен аруландырырга җыеналар. Шул ук көнне биредә беренче келәү дә уздырылачак. 

2019 елның июлендә нигез салынган бу керәшен чиркәвенең биеклеге – 27 метр, ул 350-400 кешегә исәпләнгән. Аның ишек-тәрәзәләре куелып, идәннәре җылытылган һәм инде биеклеге 10 метрлап булган иконастас та урнаштырылган. Үзәктә – Иисус Христос тәресе һәм, шулай ук, уннарча изгеләрнең төсләре.

– Иконастас бик тә үзенчәлекле, бизәк-орнаментлары Христос туган Вифлеемдәге храмнан алынган. Чиркәүгә кергәч, кеше теләк итеп, тәреләргә карый. Тәреләр элгәреге заманнардагы шикелле урнаштырылды: Христос тәресе. Аның янәнәшсендә – иске тәреләр. Алары – табылганнар. Без аларны яңартып, иконостаска куйдык – аларга яңа тормыш бирдек, – дип сөйли Рождество Христова чиркәве настоятеле иерей Артемий Ямашев. – Чиркәүне аруландырырга җыенабыз. Алла туган Рождествоны шушы чиркәүдә келәү итеп каршыларга уйлыйбыз”.

Түбән Каманың керәшен чиркәвендә эчке бизәкләү эшләре ахырына якынлашып килә. Мәскәү рәссамнары, алты ай дәвамында чиркәүнең стеналарына, түшәменә, Библия сюжетлары буенча, орнамент-бизәкләр төшерделәр. 20 кешедән торган бу төркемнән рәссам Сергей Зайцев әйтүенчә, иконостас та, стеналардагы һәм түшәмдәге орнамент-бизәкләр дә бер стильдә булсын өчен, “академическая роспись” кулланылган. Сусаль алтыны йөгертелгән куполларыннан башлап ук, чиркәү үзенчәлекле булуы белән аерылып тора.

Рождество Христова чиркәве Түбән Камадагы бердәнбер керәшен храмы булмаячак. Олы юлдан шәһәргә кергәндә уң якта – Чәбия (үз нигезен ак кала төзелешенә биреп, җир йөзеннән юкка чыккан авыл) зираты янәшәсендә Изге Спиридон Тримифунтский чиркәве салыначак. Шушы көннәрдә ул яңа храм төзеләчәк урындагы качны аруландыру тантанасы оештырылды.

Видео: ntr_tatarlife

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев