Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада керәшен чиркәве ачылды

6 декабрь Түбән Кама шәһәре керәшеннәренең беренче чиркәве тантаналы төстә эшли башлавы белән җирле православие тарихына кереп калыр.

Иртәдән үк чиркәүгә җыелган халык катнашында, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл литургия уздырды. Аңа митрополия башлыгы секретаре иеромонах Алексий (Яцейко), Чистай епархиясеннән протоиерей Андрей Зиньков, Түбән Кама округы благочинные протоиерей Александр Колчерин, Кама аръягы благочинные протоиерей Андрей Дубровин, Алексеевск округы благочинные протоиерей Павел Чурашов, шушы яңа Рождество Христово чиркәве настоятеле иерей Артемий Ямашев һәм башкалар булышты.

 “Ватаныбызны яклаучы бөек князь Александр Невскийны искә алу көне уңаеннан барыгызны да тәбриклим.Бүген мин бу храмга беренче тапкыр кердем, монда миңа бары тик төзелеш барышында гына булырга туры килгән иде. Сезнең тырышлык белән, Татарстандагы иң матур храмнарның берсе төзелде. Биредә бөтен нәрсәнең зур ярату хисе белән эшләнгәне күренеп тора”, – дип чиркәүдәге халыкка үзенең котлауларын җиткерде митрополит Кирилл.

Шулай ук ул, аз вакыт эчендә бу урынны Алла йортына әйләндергәне, динебезне данлаудагы хезмәте өчен, Рождество Христово чиркәвен төзүдә төп меценат булган Валерий Ивановка рәхмәтен белдерде. Православие динен үстерүдәге тырышлыгы өчен, митрополит Кирилл эшмәкәр Валерий Алексеевичка I дәрәҗә “Алла Анасының Казан иконасы” медален тапшырды. Сүз уңаеннан, Валерий Иванов – үзенең туган ягы булган Түбән Кама районы авылларындагы чиркәүләр төзелешенә, ремонтына финанс ярдәме күрсәткән, шул хезмәте белән православие диненә халыкны тартуга үзеннән зур өлеш керткән асыл затларның берсе.

Митрополит тантанада катнашучы кешеләрне көн дә үлем белән йөзгә-йөз очрашучы хәрбиләргә исәнлек, үз язмышларына төшкән сынауларны үтеп, өйләренә сау-сәламәт һәм дингә ныклап бирелгән кешеләр булып кайтуларын сорап Аллага ялварырга, молитва укырга чакырды.

Рождество Христово чиркәвен ачу тантанасында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы киңәшчесе Григорий Китанов һәм шәһәр мэры урынбасары Марина Камелина да чыгыш ясадылар. Бу керәшен чиркәвеннән халыкның өзелеп тормавын, келәүләргә йөрүләрен, үзләре белән балаларын, оныкларын да алып килүләрен, аларны да кечкенәдән үк православие дине өйрәтүләре буенча, тәртипле, кешелекле һәм үз илебезнең чын патриотлары итеп тәрбияләргә чакырдылар. Марина Камелина чиркәү төзелешенә үзеннән бәяләп бетергесез зур өлеш керткән Валерий Алексеевичның әнисенә – чыгышы белән Олы Аты авылыннан булган Мариягә, хөрмәт һәм рәхмәт билегесе буларак, кызыл розалар бүләк итте.

Чиркәүне ачу тантанасын тәмамлап, митрополит Кирилл Алла Анасының Казан иконасы исемендәге чиркәүгә Чистай епархиясенең еллык җыелышын уздырырга китте. Халык та таралышмады, чиркәү янындагы мул табында сыйлана-сыйлана, күңелле уеннарда катнашты, танылган җырчылар, ансамбль чыгышын карады. “Шатлыкны, күңелдәге хисләрне сөйләп кенә бетерерлек түгел. Урамга көйләнгән колоколларның тантана башлангандагы көе әле дә колакта яңгырап тора”, – дип үзенең кичерешләре белән уртаклашты “Сүрәкә” керәшен фольклор ансамбле солисты Елена Әмирова.

“Валерий Иванов, әтисе Алексей яклап, безнең Келәтле авылы егете. Аның бүген туган көне икән. Шул уңайдан, керәшен киң күңеллелеге белән, тантанага килгән халыкны, Валерий сыйлады. Чиркәү янында, урамда олы котельларда уха пешергәннәр. Ботка. Гөмбә шашлыгы. Кайнар чәй, тәм-том. Икешәрләп куелган ун өстәл тулы ризык иде. Безнең “Сүрәкә”, “Баш Чишмә” аснамбльләре дә чыгыш ясады. Казаннан Вадим Захаров һәм башка артистлар да килгәннәр. Үзебезчә, рәхәтләнеп бәйрәм иттек. Чиркәү төзелеше өчен янып-көеп йөргән, барысын да оештырган Тамара Алексеевнага да барлык керәшеннәр дә рәхмәтле. Шөкер, андый булдыклы кешеләре җитәрлек әле керәшеннең”, – дип аның сүзләренә кушылды “Сүрәкә” ансамбленең ветеран җырчысы Мария түти Савельева.

Түбән Камага үз нигезләрен биргән Чәбия һәм Актүбә керәшеннәренең күптәнге хыяллары тормышка ашты. Әгәр исән булсалар, гомерләре буе туган авылын сагынып яшәгән түтиләр – Анна Храмова, Вера Боярова, Ольга Шадрина һәм башка бик күпләр керәшен чиркәвенә бер дә калдырмыйча, келәүләргә йөрерләр иде. Нишлисең, дөнья бер урында гына тормый, киткәннәргә алмашка яшьләр кала. Шулай булгач, папалары, мамалары җанын шатландырып, аларның дәвамчылары булган балалары, оныклары  бу керәшен чиркәве юлына тузан кундырмаслар...

Фото: Казан епархиясе матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев