Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Кама керәшеннәре үз айлыгын башлады

“Күрсен дөнья минем халкымны” дип аталган һәм көн үзәгендә оештырылган бу бәйрәм үзенә керәшен активистларын җыйды.

Түбән Камадагы халыклар дуслыгы йорты залын тутырып утырган тамашачы арасында яшьләр һәм мәктәп укучылары шактый иде.

Бәйрәмне алып баручы Ольга Афонова тантананы айлык турындагы мәгълүмат белән башлап җибәрде. “2021 елда Казан шәһәренең Яков Емельянов исемендәге керәшен мәдәнияте үзәге республикабызның төрле районнарында яшәүче керәшеннәрнең культурасын, йола-гадәтләрен барлый торган “Җакын дуслар җыелгач” дип исемләнгән мәдәни айлыклар проектын башлаган иде. Февраль ае безнең Түбән Кама районы керәшеннәре культурасына багышлана. Ай буе Казандагы мәдәни үзәкнең рәсми социаль челтәрләрендә Түбән Кама керәшеннәренең көнкүрешен, мәдәниятен һәм гадәтләрен үз эченә алган мәгълүмат урнаштырылачак. Түбән Камада да, Казанда да безнең коллективлар катнашында әдәби кичәләр, концертлар узачак. Карендәшләргә һәм янәшәбездә яшәүче башка халыкларга сөйлисе, күрсәтәсе әйберләребез күп. Халкыбызның иң зур байлыгыннан берсе – җыр”, – дип, Түбән Каманың “Заман” уку һәм аралашу үзәге җитәкчесе Ольга Афонова сәхнәгә “Сүрәкә” керәшен халык фольклор ансамблен чакырды. Ольга Вәлиуллина җитәкчелегендәге “Сүрәкә” аснамбленең дистәләрчә еллар дәвамында алыштыргысыз баянчысы – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Азат Нәҗмиев икәнен дә әйтик әле.

Түбән Кама керәшеннәренең Казан шәһәренең Җәкәү җортындагы айлыкларын онлайн ачу тантанасына шәһәр мэры урынбасары Марина Камелина да килгән иде. Ул Түбән Камадагы милли җәмгыятьләр арасында керәшеннәрнең иң активлардан берсе икәнен әйтеп, аларның район күләмендәге барлык бәйрәмнәрдә катнашулары, шәһәр тормышында зур урын алып торулары өчен үзенең рәхмәтен белдерде.

Татарстан халыклар ассамблеясенең Түбән Кама бүлеге җитәкчесе, шәһәрдәге Халыклар дуслыгы йорты директоры Васил Хафизов та котлау сүзләрен җиткерде. Бай мираска ия керәшеннәрнең үзара дуслыкны ныгытуда, борынгыдан килгән үз культуралары белән халыкны таныштыруда зур эшчәнлек алып баруларын телгә алды.

Бәйрәмне шушы төбәк кызы, Рәсәй һәм халыкара конкурслар лауреаты җырчы Лариса Басыйрова үзенең җырулары белән дәвам итте. Ларисадан соң ук, сәхнәгә аның әнисе – Ключ Труда поселогы кызы, гомере буе җыр сәнгатенә тугрылыклы булган Лидия Чеботарева һәм аның җитәкчелегендәге “Серле мәләнчек” гаилә ансамбле чыкты.

Сәхнәдә берсен-берсе алмаштыра-алмаштыра, җирле керәшен ансамбльләре чыгыш ясады: Олы Атыдан “Ак түтиләр” (җит. Надежда Замотаева), Кече Җирекле авылыннан “Җирекле моңнары” (җит. Гөлшат Хөсәенова), Байгол һәм Байданкино авылларының уртак ансамбле “Көмеш су” (җит. Вероника Боярова). Шулай ук, чыгышлары белән Чәбиядән булып, хәзерге вакытта Красный Ключ поселогында яшәүчеләрнең “Баш чишмә” ансамбле дә үз авыллары җыруын башкарды.

“Җиз кыңгырау” чыгышын да тамашачы яратып алкышлады. “Сүрәкә” һәм тагын берничә ансамбль белән беррәттән, “Җиз кыңгырау”ны да Ольга Вәлиуллина үзе җитәкли.

“Асыл нясел” ансамбленә (җит. Альбина Никитина) һәм “Җиз кыңгырау”га йөрүче Диана Буланованың “Әнә шул сүзең” җыруы да бәйрәм концертын бизәде.

Мамадыш ягы егете, 20 елдан артык “Сүрәкә” ансамблендә җырлаучы Владислав Домолазов “Бишмәтеңдә синең, ай, биш төймә”не профессионаллар югарылыгында башкарды.

Керәшеннәрнең бу бәйрәмендә шәһәр төзелә башлаган еллардан алып, талантлы карендәшләр белән бергә иңгә-иң торып, үзешчәннәрне сәнгатькә тартуда зур көч куйган Рәзинә һәм Флүр Гайнемөхәммәтовлар да катнашты. Аларның керәшен җыруы да үзгә бер бизәк булып өстәлде.

Айлыкны онлайн ачу тантанасына багышланган һәм 4 февральдә үткәрелгән бу бәйрәмне йомгаклап, җирле керәшен җәмгыяте председателе урынбасары Эльмира Гыйльметдинова чыгыш ясады. Керәшен җәмгыятен үстерүдәге тырышлыклары, һәрьяклы ярдәмнәре өчен, муниципаль район җитәкчеләренә һәм бу бәйрәмне оештыручыларга ул Түбән Кама керәшен мәдәни-этнографик җәмгыяте җитәкчесе Тамара Баһаветдинованың олы рәхмәтен җиткерде.

Фото: Динара Фәтхуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев