Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Троицкий клубы сәхнәсе элекке керәшен йортына охшатып бизәлгән

Түбән Кама районының Троицкий авылы клубы сәхнәсе чын керәшен йортына әйләнгән.

Клуб сәхнәсе керәшен йортын хәтерләтеп бизәп куелган: сандык, аның өстендә – йон кабасы, янәшәдә – элекке урын-җир. Өстә – тәре почмагы. Аның иконасы да элеккедән үк калган. Кайсыдыр өйдә табып алып, клубка китереп биргәннәр. Иске көзге, көзге алдында чигүле бистәрләр эленеп тора. Чигүле келәм да бар. Анысын 1970 елларда әнисе Анастасия түти белән бергәләп, кызы Елена Владимировна Коваленко чиккән. Елена Чаллы шәһәрендә яшәгән. Әнисе авыргач, авылга кайткан һәм хәзерге вакытта 85 яшьлек Начтый түтине карый. 

Сәхнәләре керәшен өен хәтерләтеп торса да, музей экспонатына гына әйләнгән элекке әйбер-караның күпчелеге күрше Благодатная һәм, шулай ук, Җирекле авылы (Яңа Чишмә районы) клубларында саклана икән. Элегрәк Петербургтан килгән кешеләр дә авылдагы әбиләрдән байтак кына чын керәшен күлмәкләре сатып алып киткән булганнар.

Хәзерге вакытта Троицкийда 64 кеше теркәлеп яши, авылда бәләкәй балалар юк. Халкы олыгаеп барса да, авыл үз йолаларын, гадәтләрен һәм бәйрәмнәрен саклап яши. Троицкий клубына 7 ел элек җитәкче булып килгән Наталья Комиссарова сөйләвенчә, 2017 елда оештырылган “Троица” ансамбленә унлап кеше йөри. Ансамбль исеменә килгәндә, үз авыллары бәйрәме булган Тройсынны күздә тотып, “Троица” исемен сайлаганнар. Ансамбльне сәхнә киемле итүдә Сосновка авыл җирлеге башлыгы Анатолий Бурчинның ярдәме зур булган. Тамаксаларның әбиләрдән калганнары таралып, өләшенеп беткәнлектән, анысын үзләре ясаганнар. “Троица”га йөрүчеләр керәшен җыруларын Валентина түти Кузьминадан һәм башка әбиләрдән өйрәнгәннәр. Җитмешне узган Валентина түти үзе генә, авырып киткәнлектән, ансамбльгә йөри алмый.

“Үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның район күләмендә оештырыла торган фестивалендә елның-елында катнашабыз. Үзебезнең керәшен йолаларын, җыру һәм уеннарын күрсәтергә тырышабыз. Быел Покрау кич утыруларын сәхнәләштерергә уйлыйбыз. Туй яки Олы көн бәйрәмен дә күрсәтәсе килә, ләкин кешебез аз. Студентлар катнашыр иде дә, тик ялларга гына кайталар һәм якшәмбедә китеп тә баралар”, – дип сөйләде клуб җитәкчесе Наталья Михайловна.

Троицкий керәшеннәре чиккән ярты гасырлык келәмне һәм элекке ашъяулыкны күрәсегез килсә, февраль аенда Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәккә килегез. Үзәктәге музейда, Түбән Кама керәшеннәре айлыгы барышында, шул як керәшеннәренең көнкүрешен, мәдәниятен чагылдырган күргәзмә эшлиячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев