Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Торак-коммуналь хезмәтләргә түләүләр буенча үзгәрешләр кертелә

Декабрь аенда бу төр хезмәтләрнең бәяләренә индексация ясалып, түли торган сумма арттырыла.

Моңа кадәр торак-коммуналь хезмәт өчен түләүне ел уртасында, июль башыннан арттыралар иде. Мәсәлән, бу елның 1 июленнән коммуналь хезмәт тарифлары ил буенча алганда 2,9-6,5 процентка арттырылган иде инде.

Россия икътисад үсеш министрлыгы раславынча, шушы елның декабрендә   индексация ясалгач, аның чираттагысы бары тик бер ел ярымнан соң гына, ягъни 2024 елның 1 июлендә  көтелә.

1 декабрьдәге индексация – тотылган салкын һәм кайнар су, электр энергиясе, җылылык, газ һәм каты көнкүреш калдыкларын түгү бәяләренә ясалачак. Нәтиҗәдә, өч кешелек гаиләгә уртача айлык түләү суммасы, элеккесе  белән чагыштырганда, якынча 325 сумга артыграк булачак. Бу 2023 елга кагыла.  Ә аннан соңгы ике елда, индексация ясалып, тиешле түләүнең уртача айлык суммасы түбәндәгечә арттырылачак: 2024 елның 1 июленнән – 248 сумга, 2025 елның 1 июленнән – 221 сумга.

Министрлыктагылар  аңлатуынча, планнан тыш индексация торак-коммуналь хезмәт инфраструктурасын үстерү һәм тоткарлыкларсыз эшләтү өчен кирәк. Индексациядән килгән акчага җылылык трассалары, су үткәргечләр һәм башка объектлар яңартылачак.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев