Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тәнгә – рәхәтлек, җанга – сихәт

Тукай районы Мәләкәс авылында беренче тапкыр Качмануны зурлап бәйрәм иттеләр. Бу хакта Тукай районы Мəлəкəс авылыннан Лилия УМНОВА язып җибәргән.

Бу көннəрдə безнеӊ Тукай районы Мəлəкəс авылында да сөенечле вакыйга булды. Авылыбызныӊ асыл егетлəре тирə-як халкы өчен тəүге тапкыр Качману бəйрəмен оештырды. Бу саваплы эштә Сергей Курочкин башлап йѳрде. Ничек мондый эшкә алынуын сорагач:

– Без кешедән ким мени, бѳтенесе үзләрендә Качмануны бәйрәм итә. Безгә дә кирәк, дигән карарга килдем дә, яшьләр белән сѳйләшкәч тәвәккәлләдем, – диде горур гына. Чынлап та, бу минутларда аныӊ горурланырлыгы бар шул!

Беренче тапкыр бит, кыен булмадымы диюемә дә Сергей:

– Юк, бер дә кыен булмады, бар да майлаган кебек җайлы барды. Мин берүзем түгел бит. Иордан көйлəү өчен Самойлов Валерий акчалата ярдəм күрсəтте. Егетләр дә, бабайлар да айт дигәндә тайт, бер гозерне дә кире какмадылар. Бу араларда ѳй эче белән шушы мәшәкатьләр белән йѳрдек, -диде.

– Егетлəр алдан əзерлек эшлəрен оештырдылар. Алар тырышлыгы белəн, Яшелчə бөясендə су коенырга телəгəн барлык кешелəр өчен бөтен уӊайлыклар тудырылды. Ә без олыгайдык инде. Шулай да, кулдан килгән кадәр тырыштык. Без Артем Петров белән юлны ачтык. Күмәк эш күӊелле бит, - диде Петр дәдәй Тереньтев та. Әкренләп яныбызга Анатолий дәдәй Липатов та кушылды.

– Мин менә боз белән эшләдем. Җиӊел түгел, әмма рәхәт. Яшьләр янәшәдә бит. Ә яшьләр хәзер оста. Куллары кулга йокмый. Үзләре теләк белдереп килделәр. Липатов Евгений, Терентьев Сергей, Васильев Юрий, Прокопьев Руслан, Еремеев Виталий, Адамов Дмитрий, Борисов Максим, Шəйхуллин Динар, Васильев Максимнар көнне төнгə ялгап эшлəделəр. Булдыралар егетләр, – дип, сүзен куәтләп куйды.

Беренче тапкыр оештырылгангамы, әллә үзе тѳп оештыручы булгангамы, Сергей йѳзендә борчылу сизәм. Шулай да, кыенсынып кына, борчуыныӊ сәбәбен белешергә булдым.

- Борчылмыйм да кебек, әмма кеше килерме икән, дигән уй күӊелне чеметеп- чеметеп ала, беренче тапкыр бит, -дип бүлешеп алды ул.

Юк, халык сынатмады. Бәйрәменеӊ ял кѳннәргә туры килүе уӊай булдымы, кеше бик күп җыелды. Монда кем генә юк: ел да коенучысы да, быел беренче тапкыр гына килүчесе дә күренә. Петрова Аделина исә, яшь кенә булуына карамастан, Качману кѳнне ел да коена икән. Ул:

– Файдасы бар кебек, шуӊа коенам. Үзебездә ясалгач, бигрәк сѳендем. Безнең гаиләдән әтием дә, дәдәм дә, мин дә коенабыз. Менә әнине генә күндерәсе бар, – дип кѳязләнеп алды.

Боздан ясалып, зəӊгəр ут белəн яктыртылган зур кач җыелган халык күӊелендə, соклану катыш, горурлык хисе уятты. Әбиләр, картлыкларын сылтау итеп, үзләре суга чуммасалар да, яшьлекләренә кайткандай, чәй артында үткәннәрен сагындылар.

– Элеккегә кайткан күк булдым. Бѳтенесе элеккедән дә матуррак, тик без генә картайдык шул, – дип уенын- чынын кушып кѳлешеп алдылар әби-чәбиләр.

Килгəн халыкны авылның уңган кызлары һәм киленнәре коймаклар белəн сыйлап тордылар. Итле ботка да күпләрнеӊ тамак тѳбен озак кытыклар әле. Кайнар чәй, майлы коймак, каз итеннән ботка бу оештырылган чарага аерым бер җылылык ѳстәде.

Тѳнге 11 ләр тирәсендә Николай атакай суны аруландырганнан соӊ, җыелган халык, тәртибен саклап, ипләп кенә су коена башлады. Ə инде авылныӊ яшь егетлəре тарафыннан оештырылган салют бу матур бəйрəмнеӊ аерым бизəгенə əйлəнде.

Качмануга атап оештырылган бу чара олы бер бәйрәмгә әйләнде. Ул асылыбызга кайтуныӊ матур башлангычы булсын иде. Яшен-картын, керəшенен-татарын җыйган бу саваплы эштә бердәмлек тою күпләрне сѳндерде. Бергə алынган эш берəгəйле була, дилəр, нəкъ шулай килеп чыкты да. Бу эш берəгəйле генə түгел, ə гомерле булсын иде. Шөкер, бабайлар эше лаеклы оныклар кулында. Җиӊел аяк белəн! Молодцы, егетлəр.


Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.  Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев