Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Теләче базарында» милли культурага мәхәббәт уяталар

Колоритлы фестиваль район балалар бакчасы мөдирләре, тәрбиячеләр, әти-әниләр һәм балаларны җыйды.

Теләче районының беренче номерлы балалар бакчасында "Теләче базары" дип аталган фестиваль узган. Чара Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелгән.

Фестивальдә республикада яшәүче төрле милләт һәм культура вәкилләре катнашкан. Үзәк авылының балалар бакчасы исә керәшен культурасын күрсәткән. 

Һәр катнашучы милли костюмда дефиле узды; үзенчәлекле ризыклардан торган табын тәкъдим итте; мастер-класслар күрсәтте һәм, әлбәттә, милли традицияләр турында сөйләде. 

- Олылар да, балалар да катнаша торган шушындый формат, аеруча, бик кызыклы. Балаларны шатландыру, күңел ачу, онытылмаслык тәэсирләр белән баету, борынгы бәйрәмнәр һәм традицияләр турында сөйләү – бу безнең төп бурычыбыз. "Теләче базары" бик күңелле, дулкынлану һәм уңай эмоцияләр белән узды, - дип уртаклашты Үзәк балалар бакчасы тәрбиячеләре.

Шул рәвешле, районда кече яшьтән балаларны үз һәм башка культураларга карата игътибарлы һәм толерантлы итеп тәрбияләү эше актив алып барыла.

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев