Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада узган чарада керәшен хатын-кызларының яулык ябу рәвешен күрсәттеләр

Түбән Кама керәшеннәре борынгыдан калган милли мирас сагында

Россиядә мәдәни мирас елы башлану уңаеннан, Түбән Кама шәһәренең Халык иҗаты йортында уздырылган тантаналы кичәдә керәшен ансамбльләре дә катнашты. “Туган ягым: дастаннарда, кыйссаларда...” дигән ул кичәдә керәшеннәрнең “Сүрәкә”, “Баш Чишмә” һәм “Җиз кыңгырау” ансамбльләре театральләштерелгән “Нардуган” тамашасын күрсәтте. Керәшеннәр чыгышын тамашачының яратып, сокланып каравы залны яңгыраткан алкышлардан да күренде.

Халык иҗаты йорты фойесында хатын-кызларның башларына яулык бәйләү буенча мастер-класс оештырылды. Җирле керәшен оешмасының идарә члены Алевтина Даутова белән 31нче мәктәп укучысы Варвара Иванова кияүдәге керәшен хатынының баш киеме турында сөйләделәр, аны башка ничегрәк итеп кияргә икәнен аңлаттылар. Башка ябу тәртибен дә күрсәттеләр. 31нче мәктәп укучысы Полина Григорьева өстендәге милли киемнең якынча 100 ел элек тегелгәнен ишетеп тә халык гаҗәпләнде. Үз нигезен Түбән Кама шәһәре төзелешенә биргән Чәбия авылы керәшен хатын-кызының ул киеме кадерле мирас буларак саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев