Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татьяна Дунаева: "Павел этей - xалкыбызны бергә җыйнаучы"

17 ноябрь көнне Казандагы Алла Анасының Тихвин чиркәве священнигы, богословие кандидаты, Татарстан Республикасының бөтен керәшен чиркәүләре благочинные, Изге Макарий ордены кавалеры, Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәте өчен" медале иясе, протоиерей Павел әтей Павловның туган көне

Татьяна ДУНАЕВА, прихожанка, Тихвин чиркәвенең атнакөн мәктәбе җитәкчесе:

- Баштарак мин отец Павел келәү иткән чиркәүгә олы яшьтәге әнине озатып барган идем. Әниемнең үз телендә келәү ишеткәнгә чиксез куанганы нык истә калды.

Соңрак Павел әтинең тамырлары ирем - Николай Иванович Дунаев белән бер авылдан икәнлеген белдем. Павел әтинең әнисе, адашым Татьяна Григорьевна, гомере буе дингә хезмәт иткән кеше, мине бераз чиркәү тәртипләренә өйрәтте. Әтисе Павел Васильевич та гел күп төрле чиркәү проблемалары, мәшәкатьләре белән мәшгуль иде. Үсә төшкәч, Павел әтинең балалары һәм хатыны аның күп төрле хезмәтендә зур таяныч, ныклы ярдәмче булдылар.

Павел әтинең иң мөһим эше, совет чорында Алладан бизенгән, бик чәчелеп яшәгән керәшен халкын бергә жыйнап-туплап, яңадан дин юлына тарту булгандыр. Павел әти чын күңелдән, зур тырышлык белән, әмма бик сабыр, төрле якка кагылмыйча-сугылмыйча башкара бу эшләрне. Ул Алла юлына өндәде һәм өнди, үзе һәрвакыт шул юлда булды, бөтен көчен шуңа юнәлтте.

Шушы елларда (1998-2008) Павел әти җитәкчелегендә һәм аның катнашында "Җаңа Законъ" керәшенчәгә күчерелеп бетте һәм басылып чыкты (Санкт-Петербург, 2005 ел, Россия Библия җәмгыяте белән бергәләп). Н.И Ильминский заманында керәшенчәгә күчерелгән, совет елларында бөтенләй сакланмаган зур күләмле изге китаплар "Изге Евангелие һәм Псалтирь" (Санкт-Петербург, 2001 ел), "Святое Евангелие и Апостол керәшен телендә" (Греция, 1992 ел) дөнья күрде. Болардан башка иман китаплары басылды, керәшенчә келәү диск булып чыкты. Керәшеннәргә багышланган фильм төшерүдә дә Павел әтинең роле зур. Богословие буенча фән кандидаты буларак, Павел әти эзләнүләр алып бара, фәнни конференцияләрдә катнаша, духовная семинариядә укыта, протоиерей, республикадагы керәшен приходларының благочинные дәрәҗәләренә лаек булды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин священнигыбызны Татарстан Республикасының дәүләт бүләге - "Фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләде.

Болардан тыш, Павел әтинең иң зур өлеше 2002 елда халык санын алу алдыннан "керәшен" атамасына кагылган кискен проблеманы тыныч хәл итүдә булды.

Исегезгә төшерәм. Татар телендә чыга торган массакүләм информация чы ганакларының (газета, журнал, радио, өлешчә телевидение) байтагы керәшеннәрне исламга күчәргә өндәде, күчәргә теләмәүче халыкны сатлыклар рәтенә кертеп куючылар да булды. Чөнки милли үсеш чорында татар кешесе үзен 100 процентка мөселман итеп тоя башлады. Моңа хәтле татар һәм керәшен өчен гомум булган җәмәгатьчелек урыннары керәшеннәр өчен чит, ят жиргә әйләнде.

Шул чорларда Казандагы керәшен чиркәве керәшеннәрнең бердәнбер килеп сыеныр урынына әйләнде. Совет елларында чиркәүгә йөрмәсәләр дә, керәшеннәр үзләренең генетик тамырларының православиегә бәйләнгән булуын исләренә төшерә башладылар. Йолаларда, фольклорда, рухи һәм матди мәдәнияттә сакланып калган үрнәкләр буенча "керәшен" атамасының дини билге, яки чукынган татар түгел, ә халык исеме икәненә инандылар. Әмма "керәшен", "татар" атамаларының бер-берсе белән бәйләнешенә карата фикерләр төрле булды. Шушы төрле фикердә булган керәшеннәрне Павел әти тыныч кына кабул итә белде һәм тынычландыра алды. Иң мөһиме - бәхәсләргә катнашмыйча, Аллага ышанырга, Алланы, кешеләрне сөяргә, җазык кылмаска чакырды. Бу, миңа калса, дин эшлеклесе өчен иң кирәкле сыйфатлар.

Аның хезмәт нәтиҗәләре, уңышлары керәшеннәр арасында әйтеп бетергесез зур хөрмәт казанды, руханилар арасында югары бәяләнде. Аны 3нче дәрәҗә изге Макарий ордены (2008 ел), Сергей Радонежскийның 700 еллыгына чыккан Патриарх билгесе белән (2014 ел) бүләкләделәр. Үзенең нык тыйнаклыгы аркасында без - прихожаннар, Павел әтинең алган бүләкләрен күрми дә, белми дә калабыз.

Менә шундый Аллага чын күңелдән ышанучы һәм башкаларны да ышандыра белүче, кешелекле, эшлекле, тырыш, тыйнак, сабыр безнең Павел әти. Ходай аңа зур сәламәтлек һәм озын гомер бирсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев